ЯҢАЛЫКЛАР


9
май, 2018 ел
чәршәмбе

Әлмәтлеләр быел да «Үлемсез полк» акциясенә кушылды. Сугышта катнашкан, яу кырында ятып калган әтиләре, бабалары, туганнарының фотолары белән алар «Нефтьче» Мәдәният сараеннан Ленин урамы буйлап узды. Дүртенче тапкыр уздырылучы әлеге акциядә быел 15 мең кеше катнашты. Алар арасында район башлыгы Айрат Хәйруллин, «Татнефть» компаниясе генераль директоры Наил Маганов һәм башка җитәкчеләр дә бар иде.

Бөек Җиңүнең 73 еллыгы быел да Ленин мәйданында бәйрәм ителде. 7 мең кешелек трибуна шыплап тулган, хәтта юл кырыйларында да атларга урын юк иде. Әлмәтлеләр 9 Майны әнә шулай бердәм булып чыгып бәйрәм итте. Бәйрәм барышы зур экранда трансляцияләнде. Мәскәүдәге парадка да әлеге экран аша тоташып, Россия Президентының котлавын да күрдек.

 

Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган чаралар Әлмәттә бүген иртән үк башланды. Әлмәт һәм Акташ район комиссариатларыннан 1941-1945 елларда фронтка 1840 кеше китә. Аларның 10131 енә генә кабаттан әйләнеп кайта. 8521 якташыбыз яу кырында батырларча һәлак була һәм хәбәрсез югала. Батырларның үлемсез булуын күрсәтеп, мемориаль үзәктә Мәңгелек ут яна. 
 

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре! Сезне ихлас күңелдән изге бәйрәм — Бөек Җиңү көне белән тәбрик итәм! 9 май — һәрберебез өчен мәгънәле һәм дулкынландыргыч бәйрәм. Бу көнне Ватаныбызның данлы сакчыларын, фронтта һәм тылда геройларча фидакарь хезмәтләре белән Бөек Җиңү көнен якынайткан кешеләрне хөрмәтлибез һәм искә алабыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International