Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге беренче тапкыр эш эзләүче, һөнәри уку йортларын тәмамлаган һәм югары һөнәри белем бирүче уку йортларын тәмамлавына ике елдан артык вакыт узмаган яшьләрне эш белән тәэмин итүчеләргә, түләнгән хезмәт хакының бер өлешен компенсацияли.
Синоптиклар хәбәр иткәнчә, иртәгә, 9 май көнне, Әлмәттә болытлы һава торышы көтелә, урыны белән яңгыр явачак, яшен булуы мөмкин. Минималь температура төнлә +7..+11˚, максималь көндез +13..+16˚.
Бөек Ватан сугышында җиңүнең 73-еллыгын бәйрәм итү чараларын үткәрү сәбәпле 9 май көнне хәрәкәтне чикләү планлаштырыла.
Әлмәт үзәк район хастаханәсенең терапия һәм хирургия бүлекләрендә дәваланучы Бөек Ватан сугышы ветераннарын, Александр Василий улы Любавинны һәм Мөндирә Мингаҗетдин кызы Сафиуллинаны бүген якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы ӘМР буенча сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Вера Головина һәм Ветераннар советы рәисе Василий Самойлов тәбрикләделәр.
Татарстан Республикасының Әлмәт шәһәрендәге РПФы идарәсе (районара) Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин боерыгы нигезендә 1941-1945 елларда узган Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм инвалид калган 126 кешегә бердәм түләү тапшырылачак. 10 000 сумлык күләмдә бердәм түләү Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73-еллыгын бәйрәм итүгә туры китерелде.
Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышында көнкүреш коррупция турында сүз алып бардылар. Утырышта полиция оперуполномоченные Ильдар Хайруллин, комиссия әгъзалары, дәүләт сәламәтлек учреждениеләле җитәкчеләре, кадрлар хезмәте, белгечләр катнашты.
11 май көнне ТР буенча Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе вәкилләре эшлекле визит белән Әлмәт муниципаль районына киләчәк.
Җиңүнең 73 еллыгы хөрмәтенә "Өлкән буын" партия проекты кысаларында Әлмәттә күптөрле чаралар уздырыла. Күптән түгел Яшьләр үзәге каршындагы мәйданда "Ветераннарга теләкләр" акциясе оештырылды. Биредә һәркемгә ветераннарга теләкләрен язып калдырырга мөмкинлек бирелде.
9 Майда Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган бәйрәм тантанасында быел да "Үлемсез полк" акциясе уздырыла. Әлеге акциягә һәркем кушыла ала. Дәһшәтле сугыш елларында илебез азатлыгы өчен көрәшкән әтиегез, бабагыз, туганнарыгызның фотосурәтен тотып сез дә үзәк мәйданга чыга аласыз. Моның өчен 45-51-62 телефонына шалтыратып, алдан заявка бирергә кирәк.