ЯҢАЛЫКЛАР


3
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Синоптиклар хәбәр иткәнчә, иртәгә, 4  май көнне,Әлмәттә болытлы һава торышы көтелә. Яшен булырга мөмкин. Көндез аз гына яңгыр.  Минималь температура төнлә +4..+8˚,  максималь  көндез   +21..+24˚.

 

Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Эчке эшләр бүлеге хезмәткәренең уңай йөзен формалаштыру һәм халыкның ышанычын ныгыту максаты белән Россия ЭЭМгы Россия полициясенең 300 еллыгына багышланган "Полиция хезмәткәре Степа абый" балалар иҗаты бәйгесен игълан итә. Ул берничә (урыннарда, региональ һәм федераль) этапта үтәчәк.

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 73-еллыгына багышланган Парад репетицияләрен һәм тантаналы чараларны үткәрү сәбәпле 4, 7, 8 май көннәрендә 13.00 сәгатьтән алып 16.00 сәгатькә кадәр шәһәр урамнарында хәрәкәтне чикләү планлаштырыла. Чикләү Ленин урамы буйлап Заслонова урамыннан алып Радищев урамына кадәр оештырылачак.

1993 елдан БМОның Генеральный Ассамблеясе тарафыннан Бөтендөнья матбугат азатлыгы көне билгеләнә. Ул дөнья җәмәгатьче­легенә Кеше хокуклары декларациясе белән ныгытылган матбугат азатлыгы һәм сүз ирке турында искә төшерә. Шулай ук, бу көнне киңкү­ләм мәгълүмат чараларында эшләгән хезмәткәрләрнең хә­веф­сезлеге турында да сүз алып барыла, эш вакытында һәлак булган журналистлар хакында хатирәләр яңартыла.Бөтендөнья матбугат азатлыгы көне алдыннан ЮНЕС­КОның Гильермо Кано исемен­дәге премиясе тапшырыла. 1986 елда һәлак булган Колумбия журналисты исемендәге әлеге премия бу өлкәдә билгеле матбугат хезмәткәренә, оешма яки учреждениегә бирелә

Менә инде дистә елдан артык татарстан музейлары бөтенроссия акциясенә кушылып килүчеләр өчен төнлә ишекләрен ача. Быел 19 майда «Музейда төн» акциясе Әлмәт картиналар галереясендә аеруча күңелле узачак.

Арена-Ягуар Зур Мәскәү Дәүләт цирк-шапитосы әлмәтлеләрнең игътибарына "Буйлы рейс" спорт-күңел ачу программасын тәкъдим итә. Программада сез Африка арысланнары һәм Бенгалия юлбарыслары аттракционын, шулай ук Гарәбстан верблюдларын, Шетлендия понисын, Евразия селәүсеннәрен, төрле төстәге какаду һәм ара попугайларының эксклюзив тамашасын күрәчәксез.

5 май көнне Экология департаменты клдагыча "агачны бергәләп коткарыйк"  акциясе оештыра. Аның кысаларында әлмәтлеләр икенчел чималны җимеш бирүче алма агачы үсентеләренә алыштыра алалар.

Бүген, 3 май көнне, болытлы һава торышы, кыска вакытлы, урыны белән яшенле яңгыр көтелә. Аерым районнарда томан. Минималь температура төнлә +6..+9º, максималь температура көндез +21..+24º. 

Санитар-экологик икеайлык кысаларында Әлмәт муниципаль районында үсеп килүче буынны экологик яктан тәрбияләүгә юнәлтелгән актив эш дәвам итә, көн саен экологик дәресләр уздырыла, аларда ӘМР Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты һәм ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре катнаша.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International