ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2018 ел
җомга

24-25 апрель көннәрендә  Казанда «Әлмәт -Водоканал» командасы 4 нче  «RUSSIANWATERCUP 2017/2018» чемпионатының сайлап алу этабында катнашты, анда Россиянең  12 оешмасы вәкииләре килгән иде. "Әлмәт -Водоканал" командасы анда икенче урынны яулап алды.

Татарлар яшәгән һәр тарафта кичә олуг бәйрәм – Шигърият көне билгеләп үтелде. Гадәттә, кар яуса да, таш яуса да бу көнне киң җәмәгатьчелек Тукай һәйкәле янына килүне үз бурычы дип саный. Шуңа да быелгы һава торышының еламсырап торуы да чарага һич кенә дә аяк чалмады. Әлмәтлеләр дә бердәм булып бөек шагыйрь янына җыелды.Салкын яңгыр сибәләп торуга да карамастан, бирегә җыелган һәр әлмәтленең күңелендә җылылык бөреләнгән иде. Урта һәм өлкән буын бер-берсен туганнарча якын күреп, үзебезнең туган телдә сәламли, бәйрәм теләкләре җиткерә. Әнә шулай мәйданда дуслык, туганлык җепләре сузыла. Русларның Пушкины кебек үк бөек каләм иясе Тукай кыска гына гомере эчендә татарның классик әдәбиятына нигез салып, барлык шигырьләрендә дә үз халкына карата булган мәхәббәтен, борчуларын да җиткерергә өлгерә. Һәр әсәре, моңлы бер җыр кебек, гасырлардан гасырларга күчеп, еларга да, көләргә дә, уйланырга да мәҗбүр итә.Татар милләте нинди генә сынауларга дучар булса да, Тукай халкын, халык Тукаен үз йөрәгендә саклый. Бүгенге вәзгыять чорында да Тукай татар зыялыларын бер йодрыкка туплый.
 

 2017 ел нәтиҗәләре буенча  «Римера» компанияләр төркеменең Әлмәт заводы илебез базары   (ЭЦН)  җитештерүчеләрен арттыра төшкән. 2017 елда барлык өлкәләрдә дә күтәрелеш сизелә. Батырма электродвигательләр  19%, газ сепараторлары  11%, запчастьлар  8% арткан. Җитештерүчәнлек 2017 елда  16% күтәрелгән. 

Агымдагы елның май аенда Әлмәтнең Мәшгульлек үзәге эшсез гражданнар өчен бушлай курслар оештыра. 14 нче майдан башлап компьютер дизайны, техник-сметчик, кадрлар буенча инспектор, предприятие программасын, ә 15 майдан һөнәрләрне үзләштерергә мөмкин булачак.

2018 елның 1 маенда  10.00сәг. алып 12.30 сәг. кадәр вакыт аралыгында Әлмәттә традицион 59нчы җиңел атлетика эстафетасы узачак. Ул Эшчеләр бердәмлеге көне уңаеннан уздырылачак. Йөгереш Ленин урамында узачак.

5 май көнне Экология департаменты клдагыча "агачны бергәләп коткарыйк"  акциясе оештыра. Аның кысаларында әлмәтлеләр икенчел чималны җимеш бирүче алма агачы үсентеләренә алыштыра алалар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International