ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Узган гасырның иң коточкыч һәлакәтеннән саналган Чернобыль атом электр станциясендәге шартлауга кичә 32 ел тулды.Аның нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан әлмәтлеләр, аларның гаиләләре бүген янәдән Хәтер мәйданына җыелды.Әлмәт районыннан авария нәтиҗәләрен бетерергә 172 кеше китә. Хәзерге вакытта районда Чернобыль вакыйгасында катнашкан 110 кеше яши. Араларында инвалид калучылар да бар. Каһарманлыклары өчен күбесе орден-медальләр белән бүләкләнгән. Шулай ук ирләре вафат булган 33 тол исәпләнә. Алар да ел саен митингка килә. 

 

30 мең м2 чистартылган территория, 40 меңгә якын актив катнашучы. Әлмәт районы республикада быел гамәлгә ашырылучы санитар-экологик икеайлык йомгаклары буенча алдынгы итеп танылды. 1 апрельдән башлап муниципаль берәмлек территориясендә калдыкларны санкцияләнмәгән рәвештә урнаштыруның барлыгы 47 урыны юк ителгән, 472 машина чүп чыгарылган. 21 апрельдә булып узган беренче гомумшәһәр һәм район өмәсендә районда яшәүче 14236 кеше катнашкан. Муниципаль учреждениеләрнең, сәнәгать предприятиеләренең, идарәче компанияләрнең хезмәткәрләре, белем бирү йортларында укучылар һәм битараф булмаган халык тырышлыгы белән 1251 м3 чүп-чар җыелган.

26 апрель көнне Пациент мәктәбе дәресендә дөрес туклану турында сүз барды. Яман шеш авыруы булганнар аппетит булмаудан зарланалар, аларның гәүдә массасы да кими. Аларга үзенең киңәшләрен югары категорияле врач – диетолог  Луиза Гарипова бирде.

Заманча яңа сөт комплексы 1070 баш сыерга исәпләнгән һәм  Рус  Акташы авылы җирлегендә 2017 елның октябрь аенда эшли башлады. Комплекс тулы көченә Венгриядән маллар кайтартылганнан соң эшли. Барлыгы 1070 баш голштино-фриз токымлы тана кайтартылган. Технология  процесслары тулы көчкә тормышка ашырыла.

Заявкалар  2018 елның 30 апреленә кадәр кабул ителә һәм квотлар буенча түбәндәге юнәлешләрдә алып барыла:

Әлмәт ЮХИДИ бүлеге  машина йөртүчеләр өчен административ җаваплылык Россия Кодексы нигезендә карар чыгарылганнан соң 71нче көннән башлануын искәртә һәм әлеге уңайдан аеруча игътибарлы булырга һәм штрафларны вакытында түләргә чакыра.

 «Наставники: не вместе, но рядом!» проекты кысаларында балинт төркеме формасында түгәрәк өстәл оештырылды. Аның барышында балалар белән берлектә тәрбия эшләре алып баруның заманча формалары каралды. Чара кызыклы узды.

Чара "Западный" сәүдә үзәгендә узды. Тревога булганнан соң, сәүдә үзәгендә халыкны эвакуацияли башладылар. Моның өчен  5 минуттан артык булмаган вакытны сарыф итәргә кирәк иде. Сәүдә залларында барлыгы 200 ләп кеше бар иде. Укулар бик оешкан төстә узды, вакыт аралыгы да дөрес кулланылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International