ЯҢАЛЫКЛАР


21
апрель, 2018 ел
шимбә

22 апрель көнне 15.00 сәгатьтә "Нефтьче" мәдәният сараенда "Огоньки" программасы белән Казан шәһәрендәге Бик күп җәфа чигүче изге хатын Варвараның гыйбадәтханәсенең "Варвара" вокал ансамбленең Изге мироносица хатыннары көненә багышланган бәйрәм концерты узачак.

Бүген Әлмәттә беренче шимбә өмәсе узды.Аның барышында чүпне төренә карап аерым капчыкларга җыйдылар. Өмәләр 31 майга кадәр дәвам итәчәк.  Башкарма комитет хезмәткәрләре иртән иртүк "Көнбатыш капка" микрорайонындагы 2019 елда салыначак мәктәп территориясен җыештырдылар. Район башлыгы Айрат Хәйруллин шулай ук өмәдә катнашты.

Татарстан Республикасында санитар-экология ике айлыгы барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.

Әлмәттә ветераннарның V юбилей «Балкыш» республика фестиваленең зона туры узды. «Нефтьче» Мәдәният сараена республиканың көньяк-көнчыгыш төбәгенең 9 районыннан 600 гә якын кеше җыелды. Аларның һәрберсе үз төбәкләрендә иң матур җырлаучылар, биючеләр, нәфис сүз осталары. Өлкәннәр билгеләп үткәнчә, алар «Балкыш» фестивален көтеп алалар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International