ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

«Татармультфильм» берләшмәсе ТАССР барлыкка килүнең 100 еллыгы кысаларында Татарстанның шәһәрләре һәм районнарының тарихына, мәдәниятенә, архитектура объектларына һәм истәлекле табигать почмакларына багышланган «Татарстана гасыры–2» проектын тормышка ашыра. 

2018 елда унбишенче «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" бәйгесе үткәрелә. 

14 апрельдән алып 15 апрельгә кадәр Бөгелмә шәһәрендә яшьләр (2000-2001 елларда туган егетләр һәм кызлар) арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге уеннары узды. Егетләр арасында Әлмәт, Яр Чаллыдан һәм Бөгелмәдән 2 төркем спортчылар катнаштылар. Әлмәт спортчылары каты көрәш нәтиҗәсендә барлык төркемнәрне җиңделәр һәм Татарстан Республикасы беренчелегенең алтын медальләрен яуладылар.

Бүген, 18 апрель көнне, Әлмәттә аязучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез. Минималь температура төнлә -2..+1º, максималь температура көндез +9..+14º. 

«ӘМР Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты» Татарстан Республикасы Экология министрлыгы Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белән бергә санитар-экологик икеайлык кысаларында «Эковесна 2018» бәйгесен оештыра. Бәйгенең максаты булып халыкның туган якның табигатен саклау мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлтелгән эшчәнлеген активлаштыру тора.

17 апрель көнне Татарстанда ата-аналар җәмгыятен татар теле буенча бердәм республика тестын һәм төп дәүләт имтиханын үткәрү процедурасы белән таныштыруга юнәлтелгән "Ата-аналар тарафыннан бердәм дәүләт имтиханынтапшыру көне" республика акциясе оештырылган иде. 

17 апрель көнне 2нче мәктәптә Әлмәт муниципаль районы сәламәтлек саклау учреждениелары арасында XIV "Сәламәтлек" спартакиадасы кысаларында медицина учреждениелары командалары арасында бадминтон буенча ярышлар узды. Ярышларда 6 медицина учреждениесыннан 11 хезмәткәр катнашты.

Язгы-җәйге янгын куркынычы булган чор якынлашып килә, шулай ук беренче май һәм башка бәйрәмнәр алдыннан янгын күзәтчелеге Әлмәт муниципаль районында яшәүчеләргә, янгын куркынычсызлыгының гади таләпләрен үтәргә сорап, мөрәҗәгать итәргә тели.

19 апрель көнне 10.00 сәгатьтә  «Нефтьче» мәдәният сараенда ТР ветераннары арасында «Балкыш» үзешчән башкаручылар фестиваленең зона этабы узачак. Бу уникаль фестиваль Татарстан Республикасы Президенты  Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уздырыла. Аның төп максаты булып милли мәдәниятне саклап калу, ветераннар арасында иҗатны популярлаштыру, балалар һәм яшьләрдә кыйммәтләр системасын формалаштыру тора. 

18 апрель көнне  сәг. 09.00 алып  17.00 сәг кадәр  Тимирязева һәм Радищева урамнары киселешендәге светофорлар сүндерелеп торачак.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International