ЯҢАЛЫКЛАР


13
апрель, 2018 ел
җомга

19 апрель көнне 10.00 сәгатьтә  «Нефтьче» мәдәният сараенда ТР ветераннары арасында «Балкыш» үзешчән башкаручылар фестиваленең зона этабы узачак. Бу уникаль фестиваль Татарстан Республикасы Президенты  Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уздырыла. Аның төп максаты булып милли мәдәниятне саклап калу, ветераннар арасында иҗатны популярлаштыру, балалар һәм яшьләрдә кыйммәтләр системасын формалаштыру тора. 

Транспорт чарасын тоткарлау (эвакуация) беренче чиратта машина йөртүчесен өстәмә җәзалау өчен түгел, ә башка транспорт чараларының хәрәкәте өчен юлны тиз арада азат итү өчен хезмәт итә. 

Әлмәт Мәшьгульлек үзәге эш белән тәэмин итүчеләрне җәйге каникуллар һәм укудан буш вакытта 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәр балигъ булмаганнарны вакытлыча эшкә урнаштыруда катнашырга чакыра. 

Май аеның башында чираттагы тапкыр "Агачны бергә коткарыйк!" дигән экологик акция узачак. Аның барышында һәркем макулатураны, пластик шешәләрне, алюминий банкаларны һәм батарейкаларны үсентеләргә алмаштыра ала.  

9 апрельдән алып 12 апрельгә кадәр 6нчы һәм 1нче мәктәпләрнең спорт залларында 2005-2006 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында «Әлмәт шәһәре волейбол федерациясе» ОСО Беренчелегенә ярышлар уздырылды. Ярышларның положениесы нигезендә егетләр һәм кызлар төркемнәре бергәләп катнаш система буенча уйнадылар, ләкин кызлар һәр партияне 5 очкога фора белән башладылар. 1нче, 6нчы, 12нче, 20нче мәктәпләре һәм Түбән Мактаманың 2нче мәктәбенннән 2 команда катнашты. 

12 апрель көнне Мәскәүдә «Мегаспорт» спорт сараенда «Rock'n'Roll & Co» Бөтенроссия акробатик рок-н-ролл буенча ярышлар узды. Турнирда җиңүчеләр исеме өчен көрәшүдә Россиянең 21 регионыннан - Татарстан Республикасы һәм Саха Республикасы (Якутия), Мәскәү һәм Санкт-Петербург, Красногорск һәм Пермь крае, Ерак Көнчыгыш һәм Башкортостан Республикасы, шулай ук Түбән Новгород, Орёл, Төмән, Самара, Воронеж, Чиләбе, Тверь, Курск, Кострома, Калуга, Белгород һәм Свердловск өлкәләренең 31 корпоратив клублары вәкилләре катнаштылар. Барысы 600дән артык спортчы көчләрен сынашты.

Әлмәт шәһәренең мәшгульлек үзәге белгечләре  6 апрель  көнне Мобиль үзәк  белән ФКУ Җәзаларны үтәү федераль хезмәте идарәсенең 8 нче номерлы төзәтү  колониясендә булып, анда тиздән иреккә чыгасы тоткыннарга һөнәри юнәлеш биреп, хезмәт базарындагы хәлне аңлаттылар.

 

Бүген, 13 апрель көнне Әлмәттә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явым-төшемсез, көндез урыны белән юеш кар рәвешендә явым-төшемнәр. Минималь температура төнлә -1..-4º, максималь температура көндез +3..+7º. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык. 

"ALMET BUSINESS RUN 2018" икенче эшмәкәрләр хәйрия йөгерешенә теркәү старты игълан ителде. Бу чара Россия эшмәкәрлеге көне кысаларында үткәрелә.  

Әлмәт полициясе әлмәтлеләргә Бердәм дәүләт хезмәтләре порталы ярдәмендә Россия Эчке эшләр министрлыгы дәүләт хезмәтләрен куллану мөмкинлеге турында искә төшерә. Бер тапкыр дәүләт хезмәтләре сайтында регистрация үткәч, аны кулланучылар порталның Россия Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан күрсәтелә торган барлык хезмәтләре белән файдалана алалар. Порталда һәр кеше, чиратта тормыйча, транспорт чарасын терки һәм йөртү таныклыгын алу мөмкинлеге белән файдалана ала. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International