ЯҢАЛЫКЛАР


9
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

4 апрельдән алып 8 апрельгә кадәр Казанда ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды. Ярышларда Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарыннан 180гә якын теннисчы катнашты.  

Санкт-Петербургта Әлмәт җанатарларының зур группасының ярдәме белән «Нефтяник» һәм «СКА-Нева» командаларының чираттагы, бишенче, ярымфинал очрашуы узды. Кунакларның элеккечә хата ясарга хокуклары юк иде. Бу факт бик тә игътибарлы уйнарга мәҗбүр итте.

Бүген, 6 апрель көнне, Әлмәттә аяз, явым-төшемсез һава торышы көтелә. Минималь температура төнлә 0..-4º, максималь температура көндез  +6..+9º. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык.

Радиация һәлакәтләр аркасында зарар күргән кешеләрнең авыруларын вакытында ачыклау һәм кисәтү, аларга кирәкле медицина ярдәмен күрсәтү максаты белән «чернобыльлеләрне» диспансер тикшерүләр үткәрелә.  

10 апрель көнне 14.00 сәгатьтә Буалар шарлавыгының яңартылган мәйданында "Урамга йөрергә чык" шәһәр мохите кышкы фестивале сезоны ябылу кысаларында "Яшьләргә ярдәм күрсәтү үзәге" муниципаль бюджет учреждениесы апрельдә билгеләп үтелә торган бәйрәмнәргә багышланган бәйрәм чараларының Апрель каруселен оештыра. 

2018 елның 22 гыйнварыннан алып 26 мартка кадәр Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белән бергә "Кошларны ашатыгыз - 2018" табигатьне саклау акциясен үткәрделәр. Акция канатлыларны кыш вакытында өстәмә тукландыру максаты белән оештырылды.

Район активы белән киңәшмәнең төп темасы Татарстан Республикасының экология һәм табигый ресурслар Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенең эшчәнлеге булды. Доклад белән идарә рәисе Альберт Маликов чыгыш ясады. Ул Әлмәт муниципаль районда табигатьне саклау канунчыллыгын саклау турында сөйләде.

Бөтендөнья Сәламәтлек көне - 2018 кысаларында Әлмәт медицина хезмәткәрләре Бөтенроссия сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру акциясенә кушылдылар. 7 апрель көнне ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы ӘМРдагы сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Вера Головина белән бергә медицина оешмаларының баш табиблары шәһәр һәм райондагы урта мәктәпләрендә укучылар белән очрашулар үткәрделәр, анкета уздырдылар, сәламәт яшәү рәвеше, туклану, көн тәртибе принциплары, физик күнегүләрнең һәм актив тормыш позициясенең файдасы турында сөйләделәр.

2-3 апрельдә Әлмәттә батарейкаларны җыю буенча «Собиратор» экологик акциясе узды. Әлмәтлеләрнең уртак көче ярдәмендә 907 кг. батарейка җыелды. Әлеге калдыкларның агулаучан икәне барыбызга да билгеле, батарейкаларның барлык корпусларында диярлек эштән чыккан батарейкаларның башка көнкүреш чүп-чары белән бергә урнаштыру мөмкин булмау турында хәбәр итә торган сызылган чүп контейнеры ясалган билгене очратырга мөмкин. Куркыныч батарейкаларда җыелган химик матдәләрдән яный, алар организмда җыела, бавырларга, нерв системасына, сөяк тукымасына, баш миенә зарар китерә, лайлалы тышчаны һәм тирене яндырырга мөмкин. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International