ЯҢАЛЫКЛАР


4
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

Киңәшмәне район башлыгы Айрат Хәйруллин уздырды. Киңәшмәгә хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, КФХ вәкилләре, агрономнар чакырылды. Район башлыгы язгы чорда хуҗалыкларга күләмле эшләр башкарырга туры киләчәген хәбәр итте, барлык хуҗалыкларга ярдәм булачагын булачагын белдерде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Иминлек советының, ТРда Хокук тәртибен тәэмин итү буенча координацион киңәшмәнең һәм ТРда Коррупциягә каршы комиссиянең уртак утырышы узды. Чара видеоконференцэлемтә режимында Казан Кремлендә үткәрелде. 

Әлмәт мәшгульлек үзәге 13 апрель көнне 9.00 сәгатьтә “Авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен вакансияләр ярминкәсен” уздырачак.

Балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе белән бергә оештырылган "Донорлыкка балигъ булу көне" 4 апрель көнне Әлмәт кан бирү үзәгендә үткәрелде. "Донорлыкка балигъ булу көне" Бөтенроссия акциясе 18 яшь тулган яшь кешеләр өчен "Ирекле рәвештә кан һәм аның компонентларын бирү өлкәсен үстерү программалары" кысаларында ел саен уздырыла.

Әлмәт муниципаль районында 2018 елның беренче кварталында 40349, 8 кв.м.торак файдалануга тапшырылды.

«Бердәм Россия» партиясенең Әлмәт җирле бүлеге сәркатибе, район башлыгы Айрат Хәйруллин гражданнарны шәхси мәсьәләләр буенча кабул итте. «Бердәм Россия» партиясенең Әлмәт җирле бүлегенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә үткән халык белән очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов, аның урынбасарлары, шәһәр һәм район хезмәтләре вәкилләре катнашты. Кунаклар булып «Ватаным Татарстан» республика газетасы журналистлары да килде. 

Әлмәт мәшьгульлек үзәге гражданнарга һәм эш белән тәэмин итүчеләргә “Россиядә эш” (Работа в России) дәүләт порталының эше турында мәгълүмат бирә, порталның Интернет челтәрендә адресы https://trudvsem.ru.

"Алнас" сыйфат менеджменты системасының IATF 16949:2016 автомобиль сәнәгате тармак стандарты таләпләренә туры килүен раслады. Аудитны  «DQS Hold GmbH» (Германия) сыйфат менеджменты системаларын сертификацияләү буенча халыкара органының Россия бүлеге вәкилләре алып барды.  

1 апрельдән дәүләт пенсия белән тәэмин итү буенча билгеләнгән пенсияләр, шул исәптән социаль пенсияләр 2,9%ка индексацияләнде, бу 2017 елда пенсионерларның  яшәү өчен кирәк булган минимумы артуы темпына туры килә. Пенсия арту хәрби хезмәткәрләргә, радиацион яисә техноген һәлакәтләрдән зарар күргән кешеләргә, Бөек Ватан сугышында катнашканнарга; "Блокада Ленинградында яшәгән" билгесе белән бүләкләнгән кешеләргә, космонавтларга, шулай ук һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең һәм чернобыльлеләрнең хезмәткә яраксыз гаилә әгъзаларына билгеләнә торган дәүләт пенсия белән тәэмин итү буенча билгеләнгән пенсияләрне алучыларга кагыла.

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 73-еллыгына багышланган Парад репетицияләрен һәм тантаналы чараларны үткәрү сәбәпле 4, 7, 8 май көннәрендә 13.00 сәгатьтән алып 16.00 сәгатькә кадәр шәһәр урамнарында хәрәкәтне чикләү планлаштырыла. Чикләү Ленин урамы буйлап Заслонова урамыннан алып Радищев урамына кадәр оештырылачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International