ЯҢАЛЫКЛАР


30
март, 2018 ел
җомга

30 мартта «Кичучат» авыл хуҗалыгы ҖЧҖдә техниканың 2018 елгы язгы-кыр эшләренә әзерлек буенча зона штабы утырышы узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Таһирҗанов Тәлгать, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы агросәнәгать комплексын инженерлык техникасы белән тәэмин итү бүлеге начальнигы Ришат Булатов, республиканың 14 муниципаль районыннан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең механизация бүлеге начальниклары һәм консультантлары, авыл хуҗалыкларының баш инженерлары катнаштылар. 

Иртәгә, 31 мартта, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Явымсыз. Минималь температура төнлә -10..-12º, аязганда  -18º; максималь температура көндез 0..-3º. Юлларда бозлавык.

 

26-29 мартта Бөгелмәдә 2002-2003 елларда туган кызлар арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге уеннары узды. Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәттән һәм Бөгелмәдән 2 төркем спортчылар катнашты. Алар үзләренең төркемчәсендә яхшы уйнадылар, ярымфиналда Яр Чаллыдан яшьтәш кызларны оттылар. Финалда алар Бөгелмәдән команда белән очраштылар.Уен бик каты килеп чыкты.

Милләтара сорауларны, ТР дәүләт телләрен өйрәнү кебек мөһим мәсьәләләр каралды бүгенге телләр буенча комиссия утырышында. Утырышны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Олег Шабалин уздырды.  Олег Николаевич билгеләп узганча, төп бурыч - милләтара дуслыкны ныгыту тора. Әлеге уңайдан районда һәм шәһәрдә төрлде чаралар уза. Утырышта әзербайҗан диаспорасы җитәкчесе Фикрәт Бакиров ТР халыклар ассамблеясының Әлмәт вәкиллеге директоры итеп сайланды.

Бүген прокуратурада шәһәр прокуроры вазифаларын башкаручы  Марсель Гимаев җитәкчелегендә чираттагы группалар төзелде. Әлмәттә барлыгы 50 ләп объект тикшереләчәк. Булган җитешсезлекләрне вакытында кисәтү максатыннан чыгып,  прокуратура, МЧС, дәүләт янгын күзәтчелеге , район башкарма комитет вәкилләре, журналистлар белән берлектә комиссия рейдлар уздыруын дәвам итә. Бүген группалар  «Корона», «Москва», «Каньон» сәүдә үзәкләрендә,  «Бушидо» фитнес-үзәгендә булдылар. 

Медицина – кеше турында фән, шуңа күрә дә төп бурыч булып кешегә ярдәм күрсәтү тора. Елена Ивановна Пряхина 47 елдан артык ярдәм күрсәткән, үзәк район хастаханәсендә баш табиб урынбасары булып эшләгән.

Экспонатлар-фотографияләр Оймякон олысы күлендә (Якутия) Рус гегорафия җәмгытенең су асты тикшеренү отряды экспедициясе, Ерак Төньяк халыклары тормышы, тикшеренүчеләр бу авыр юлны иңне иңгә куеп бергә узган кешеләр турында сөйлиләр. Экспедиция кысаларында тирән су асты чумуның дөнья рекорды куелды.

29 мартта  «Альметьевнефть» НГДУ «Юность» ял итү базасында мәктәпкәчә белем бирү буенча республика гамәли конференциясе үтте. Конференция Әлмәт шәһәренең балалар бакчаларында югары белем бирү дәрәҗәсен тәэмин итүгә багышланган иде.

Бүген, 30 мартта, аязучан болытлы һава торышы. Явым-төшемсез. Минималь температура төнлә -13..-16º, аязганда -21ºка кадәр; максималь  температура көндез 0..-4º. Юлларда урыннары белән бозлавык.

31 март көнендә 14.00 сәгатьтә "Нефтьче" мәдәният сараенда «Татнефть» компаниясе карамагындагы "Рухыят" фондының "Сандугач сайрар илем" ХХI балалар иҗаты фестиваленең гала-концерты узачак. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International