ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

28 марттан алып Әлмәт муниципаль районында кешеләр күпләп җыела торган урыннарны тикшерү уза. Күңел ачу үзәкләре булган сәүдә комплексларын, ял итү балалар оешмаларын, мәдәният һәм спорт объектларын һәм башка  объектларны тикшерәчәкләр. Эшлекле киңәшмәдән соң прокуратура хезмәткәрләре, дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре, ӘМР башкарма комитеты вәкилләре, шәһәр һәм район массакүләм мәгълүмат чаралары журналистларыннан торган группалар формалаштырылды.  

29 мартта Әлмәт медицина көллиятендә Татарстан Республикасы урта медицина белем бирү оешмаларын тәмамлаучылар арасында "Шәфкать туташы эше" белгечлеге буенча Бөтенроссия һөнәри осталык олимпиадасының ике көнлек региональ этабы (29 һәм 30 март) башланды. Чара ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының комплекслы эш планы һәм 2018 елга билгеләнгән урта медицина белем бирү оешмалары директорлары советының эш планы кысаларында үткәрелә.  

23-25 мартта «Татнефть» ГАҖ спорт комплексында ир-ат командалары арасында I Лиганың Россия чемпионаты суперфиналы - 2017-2018 еллар сезонының волейбол буенча ачык Идел буе федераль округы чемпионаты узды. Анда Ырынбур, Чабаксар, Уфа, Түбән Новгород өлкәсенең Арзамас районы, Яр Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләреннән килгән Идел буе федераль округы волейбол клубларының иң көчле спортчылары катнаштылар.

30 мартта Мәдәният министрлыгында мәдәният, сәнгать һәм кинематография өлкәләрендәге хезмәткәрләргә һәм учреждениеларга ярдәм күрсәтү өчен 2017 елда оештырылган ТР Хөкүмәте грантларын тапшыру максаты белән уздырыла торган бәйгеләрдә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылачак. "Иң яхшы җитәкче" номинациясендә "Әлмәт туган якны өйрәнү музее" директоры Зайдуллина Винера Киямутдиновна һәм "Нефтьче" Мәдәният сарае директоры Саматов Валерий Вадутович грантны алучылар  исемлегенә кертелгәннәр.

Күргәзмә 30 март көнне 15.00сәг. Әлмәт картиналар галереясында (ДК «Нефтьче», ул. Ленина, д.98) ачылачак. 50ләп иҗат әһеле  Казаннан, Яр Чаллыдан, Түбән Камадан, Әлмәттән, Лениногорскидан, Бөгелмәдән, Уруссудан, Азнакайдан, Чистайдан, Зәйдән хезмәтләрен халык игътибарына куячак.Рәссамнар иҗат җимешләрен әлмәтлеләргә күрсәтә алуларын бик шатланып кабул иттеләр.

Әлмәткә Россиянең атказанган тренеры Дмитрий Ионов һәм спорт мастеры Анастасия Леонова килделәр. Кунаклар берничә спорт бинасында булдылар, Әлмәттә акробатик рок-н-роллны үстерү буенча фикер алыштылар.

21 марттан алып 24 мартка кадәр Казанда «Весенние выкрутасы - 2018» ХVIII Халыкара балалар һәм яшьләр иҗаты конкурсы-фестивале үтте. Әлмәт муниципаль районыннан «Мириданс» халык биюе ансамбле һәм «Фристайл» заманча бию студиясе катнаштылар. 

Бүген, 29 мартта, аязучан болытлы һава торышы.  Минималь температура төнлә -9..-14º; максималь  температура көндез -1..-4º. Юлларда бозлавык.

30 март көнне  сәг. 09.00 алып  16.00 сәг кадәр  Шоссейная һәм  Герцен урамнары киселешендәге светофорлар сүндерелеп торачак.  Госавтоинспекция шоферларны юл билгеләренә аеруча игътибарлы булырга кирәклеге турында кисәтә.

26 марттан 28 мартка кадәр Лениногорскиның Боз сараенда  республика яшүсмер клублары арасында тхоккей буенча ярышлар узды. Ярышлар "Татнефть" тарафыннан 17нче тапкыр оештырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International