ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2018 ел
сишәмбе

Иртәгә,  27 март көнне, болытлы һава торышы көтелә. Юеш кар явачак, яңгыр яварга мөмкин. Минималь температура төнлә -2..-6º, максималь температура көндез  -2..+1º. Юлларда бозлавык, кар өемнәре көтелә.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бәйгенең 18 апрельгә кадәр дәвам итәчәге турында белдерә һәм бәйгедә катнашырга чакыра. Тулырак мәгълүматны 8(8553) 45-50-72 телефоны аша алырга була.

Халыкара театр көне - бөтен дөнья буенча 27 март көнне билгеләнгән бәйрәм. Бәйрәм 1961 елда билгеләнә башлый.Иң борынгы сәнгать төрләренең берсе булган Театр сәнгате - кабатланмас могҗиза. Бары ул гына «монда, хәзер», тамашачылар алдында иҗат ителә. Кеше хәтере төрле чорлар театрларының бөеклеген хәтерли. Борынгы грек һәм рим театрлары әле дә үзләренең киң колачлы һәм мәһабәт архитектурасы белән таң калдыра. Театр үзенең сихри тарту көчен югалтмаган килеш урамда да яши.

Бүген шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе  Ленар Валеев экологик икеайлыкка әзерлек турында сөйләде. Киңәшмәдә ТР Экология министры урынбасары Фаяз Шакиров, Экология департаменты директоры Айнур Исхаков һәм башка җитәкчеләр чыгыш ясады.

Православие китабы көне уңаеннан С.Сөләйманова ис. китапханәдә якшәмбе мәктәбе укучылары өчен чара булып узды. Аны  Иерей Михаил уздырды. Балаларга рус язмасы барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр, Ивана Федоровның биографиясе белән таныштырдылар. Чарада шулай ук балалар чыгыш ясадылар. 

Әлмәт мәшьгульлек үзәге гражданнарга һәм эш белән тәэмин итүчеләргә “Россиядә эш” (Работа в России) дәүләт порталының эше турында мәгълүмат бирә, порталның Интернет челтәрендә адресы https://trudvsem.ru

23 март көнне Әлмәт мәшгульлек үзәгендә узачак ярминкә эшче һәм  инженерлык  профессияләрен популярлаштыру максатыннан чыгып, һөнәри юнәлештәге эшчәнлекне активлаштыруны күздә тотып тормышка ашырыла.

 «Уфа» ФК белән уен  «Нефтяник» стадионында узды. Өченче урынга матчта  «Уфа» ФК юниорлары әлмәтлеләргә җиңелделәр. Счет – 2:4. Максим Савельев, Әлмәт ДЮСШ командасы уенчысы: «Бишенче матч - барысы да ардылар, ләкин түзделәр һәм җиңделәр. Бу бик мөһим булды, чөнки тренерның туган көне иде, аны җиңүебез белән котладык. Һәм бу безнең барып чыкты".

Тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә эшләүчеләр арасында һөнәри яктан иң яхшыларын билгеләделәр. 23 марттан  24 мартка кадәр республика бәйгесенең финалы узды. Финалда 90 белгеч катнашты. 

2 июнь көнне Краснодарда  «Миссис Россия Мира 2018» бәйгесе узачак. Татарстан Республикасы данын әлеге бәйгедә Россия этабында әни кеше,  «Виктория» СК җитәкчесе, нәфис гимнастика буенча тренер  Виктория Булатова яклаячак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International