ЯҢАЛЫКЛАР


23
март 2018 ел.
җомга

14 марттан алып 18 мартка кадәр Башкортостан башкаласында 2001 елда туган егетләр арасында уза торган күренекле "Уфа" ФК Кубогы" футбол турниры узды, анда Андрей Сухих җитәкчелеге астында Әлмәт балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе төркеме катнашты. Биш уен көне нәтиҗәләре буенча безнең төркем ярышларның көмеш призеры булды.

Иртәгә, 24 март көнне, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Кар, юеш кар. Урыны белән буран. Минималь температура төнлә һәм иртән -5..-8º, аязганда  -13º, максималь температура көндез 0..-3º. Юлларда бозлавык.

27 март көнне  17.30 сәг.  «Территория РОСТа» коворкинг-үзәгендә  «Создание индустриального парка на территории Альметьевского муниципального района» исеме астында проект сессиясе узачак. Теркәлү өчен ссылка  https://goo.gl/forms/pJBRiAeE061KTzpo1

Әлмәт политехника техникумы - урта һөнәри белем бирүче мәгариф учреждениеләре арасында иң эреләрнең берсе санала. Ул Россиянең 100 иң яхшы учреждениеләре исемлегенә кергән.  Техникум является  "Образование"милли проекты җиңүчесе. Чираттагы чара атаклы педагог Антон Макаренконың  130-еллыгына багышланды.

Бүген РФ КоАП ның  1нче бүлеге 12.26 маддәсе нигезендә  Кизуров А.Ю. карата карар чыгарылды. Әлеге административ законны бозучыга 30 000 штраф түләргә туры киләчәк. Моннан тыш ул ел ярымга машина руле артына утырудан мәхрүм ителә.

Бәйрәм шәһәр ял паркында 24 март көнне 14.00 сәг. яз көнен каршылау - Нәүрүз бәйрәме булып үтте. Милли диаспоралар иҗат номерлары белән чыгыш ясадылар. 

Күргәзмә 30 март көнне 15.00сәг. Әлмәт картиналар галереясында (ДК «Нефтьче», ул. Ленина, д.98) ачылачак. 50ләп иҗат әһеле  Казаннан, Яр Чаллыдан, Түбән Камадан, Әлмәттән, Лениногорскидан, Бөгелмәдән, Уруссудан, Азнакайдан, Чистайдан, Зәйдән хезмәтләрен халык игътибарына куячак.Рәссамнар иҗат җимешләрен әлмәтлеләргә күрсәтә алуларын бик шатланып кабул иттеләр.

2018 елның 2 кварталында Әлмәтнең мәшгульлек үзәге тарафыннан вакансияләр ярминкәсе 13апрель көнне авыл хуҗалыгы халкы өчен, 11май көнне теләге булганнар һәм инвалидлар өчен, 1 июнь көнне  - мәктәп укучылары өчен, 29июнь көнне - инвалидлар өчен, шулай ук теләге булганнар өчен.

1961 елдан башлап һәр елны 23 мартта Бөтендөнья Метеорология көне бәйрәм ителә. Әлеге истәлекле көн уңаеннан Россиядә Гидрометеорология хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә башлады. Ул 2008 елның 19 маенда РФ Президентының “Гидрометеорология хезмәткәрләре көне турында”гы 812нче указы нигезендә рәсмиләштерелде. Россия Гидрометеорология хезмәте бай тарихка ия. 1834 елның апрелендә Санкт-Петербургта император Николай I имзасы белән беркетелгән һәм закон көченә ия булган документ нигезендә Нормаль магнит-метеорология обсерваториясе төзелә. Шул вакыттан башлап Россиядә метеорология һәм магнит кыры күзәтүләре бердәм күрсәтмә буенча алып барыла башлый.

Кванториум технопаркына йөрүчеләр уенчык машинаны нейроинтерфейс технологиясе белән йөртергә өйрәнделәр. Нейроквантум бүлеге укучысы  Артём Чупраков һәм аның дусты  Дмитрий Суворов  IT-квантум мисалында нейроинтерфейс технологиясе күнекмәләрен күрсәттеләр. Болар барысы да тьюторлар Зульфия Хайбуллинна һәм Иван Тимофеев карамагында узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования