Яңалыклар

2018
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
март
  • гыйнвар
  • февраль
  • март
  • апрель
  • май
  • июнь
  • июль
15 март 2018 ел., пәнҗешәмбе

  • 15.03.2018 Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре

    Ничек итеп Әлмәттә бензинга ташлама алырга

    18 март көнне автомобильдә йөрүчеләргә#ДобрыйАльметьевск беләзегенкүрсәтү Әлмәттәге«Татнефть» ГАҖ компаниясенеңягулык салу станцияләрендә нефть продуктларына 4% һәм газпродуктларына 6% ташлама белән кулланырга мөмкинлек бирәчәк.
  • 15.03.2018 Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре

    Синоптиклар әлмәтлеләрне һава торышы бозылуы турында кисәтә

    Кичтән 15 мартта, төнлә һәм көндез 16 мартта Татарстан Республикасы территориясендә көчле кар, 500-1000 метрга кадәр һәм аннан кимрәк арага күрү мөмкинлеге начарлану көтелә. Минималь температура төнлә -7..-12º, максималь температура көндез  0..-3º. 
  • 15.03.2018 Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре

    Әлмәттә "Әлмәт торба заводы" АҖнең социаль-икътисадый үсешенә нәтиҗәләр ясалды

    14 мартта "Әлмәт торба заводы" АҖ идарә итүче директоры Александр Токарев 2017 ел дәвамында башкарылган эшкә нәтиҗәләр ясады һәм 2018 елга максатларны билгеләде. Отчет җыелышында Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, ТР һөнәр берлекләре федерациясе рәисе урынбасары Татьяна Васильева, РФТатарстан агросәнәгать комплексы профсоюзыреспублика комитеты рәисе Фәридә Гарифуллина, "ӘТЗ" АҖ идарәитүче директоры АлександрТокарев, "ӘТЗ" АҖ һөнәр берлекләре комитеты рәисе Олег Мурадов катнаштылар.
  • 15.03.2018 Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре

    Әлмәт картиналар галереясы әлмәтлеләрне чакыра

    18 март көнне Әлмәт картиналар галереясы әлмәтлеләрне күргәзмәләргә һәм мастер-классларга чакыра.
  • 15.03.2018 Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре

    Әлмәттә югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү турында фикер алыштылар

    Кардиохирургия, нейрохирургия һәм ортопедик  ярдәм күрсәтү максатында медсанчастьтә зур очрашу, фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу булып узды. Аның барышында югары технологияле ярдәм күрсәтү буенча узган ел дәвамында каралган чаралар бәян итеп узылды, 2018 елга бурычлар куелды.
  • 15.03.2018 Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре

    Әлмәттә "Язгы каникуллар" оператив-профилактик чарасы старт ала

    Акция кысаларында хокук тәртибен һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләрен кисәтү юнәлешендә ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан төрле чаралар оештырыла. Инспекторлар мәгариф учреждениеләрендә, балалар бакчаларында, автотранспорт хуҗалыгында булып кисәтү - аңлату әңгәмәләре алып баралар, ата - аналар, балалар белән очрашалар, акцияләр уздыралар.
  • 15.03.2018 Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре

    Җырчы Нюша сайлауларга Әлмәттә барачак

    Нюша РФ президентын сайлаулардаӘлмәттә катнашачак, шулай җырчы Instagram социаль челтәрендәге үзенең битендә хәбәр итә. Гастрольләр аның тавыш бирү теләгенә комачауламаячак, дип билгеләп үтте Нюша. "Без барыбыз да сылтауларны эзләмичә үзебезнең гражданлык бурычын үтәргә һәм сайлауларга барырга тиешбез", - дип ассызыклады һәм сайлау участогын ДәүләтХезмәтләре сайтында яисә күпфункцияле үзәкләрдә табу мөмкинлеге турында искә төшердеул.
  • 15.03.2018 Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре

    Безнең ил! Безнең сайлаулар! Безнең президент!

    Сайлауга барып тавыш биргән әлмәтлеләргә #ДобрыйАльметьевск беләзеге бирәчәкләр. 18 март көнне бу беләзек белән төрле чараларда катнашырга мөмкин булачак. Болар - «Кванториум» балалар технопаркында мастер-классларда бушлай катнашу, Г. Стефановский исемендәге Әлмәт картиналар галереясына, туган якны өйрәнү музеена бушлай керә алу, шулай ук Нюша һәм Элвин Грей концертларын карый алу мөмкинлеге һәм башкалар. Мондый акция 18 марттан 31 майга кадәр дәвам итә.
  • 15.03.2018 Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре

    Әлмәт районында теплицалар урнаштырачаклар

    Әлмәт районының 32 мәктәбендә теплицалар урнаштырачаклар. 3х8 үлчәмле теплицалар урнаштыруга 600 мең сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Бу проект Татарстан өчен дә, тулаем илебез өчен дә уникаль. Хәзерге вакытта теплицалар урнаштыру өчен мәйданчыклар әзерләү бара. Теплицаларда укучыларның туклануы өчен экологик чиста яшелчәләр үстереләчәк.
  • 15.03.2018 Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре

    Полиция хезмәткәрләре һәм наркология диспансеры белгечләре Әлмәт укучылары белән әңгәмә уздырды

    "Үлем белән сату итүчеләр турында хәбәр ит" акциясе кысаларында 24 нче мәктәптә очрашу бик эчтәлекле узды.

Битләр: ( 1 ) 2

Copyright © 2003-2018
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования