ЯҢАЛЫКЛАР


12
март, 2018 ел
дүшәмбе

Аюпова Гөлнара Робертовна ("Әлмәт шәһәре патриотик тәрбия җәмгыяте" МСООО взкиле) һәм "iПляж" кафесы ярдәме белән интернат балалары өчен хәйрия төшке ашы уздырылды. Тематик уеннар, пластилиннан рәсемнәр ясау буенча мастер-класс, шариклардан уенчыкларны ясау, "Голос Дети" караке шоу һәм башка кызыклы чаралар оештырылды. 

2018 елның 1нче мартыннан Татарстан Республикасындагы күпфункцияле үзәкнең Әлмәт филиалында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне күрсәтү гадирәк, уңайлырак һәм күпкә кулайракка әйләнде. Уңайлык өчен Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәтләре порталы (https://uslugi.tatarstan.ru) аша "Минем документлар" үзәгендә кабул итү өчен алдан язылу мөмкинлеге булдырылды. 

Бүгенге киңәшмәдә Мәмәт авыл җирлеге башлыгы Илсия Зөбәерова чыгышы тыңланды. Мәмәт авыл җирлеге составына Мәмәт авылы, Чупай һәм Сабанча торак пунктлары керә.  Авыл җирлеге халкы 1605 кешене тәшкил итә. Авыл җирлегендә  12 күпбалалы гаилә исәптә тора.  2017 елда 3 гаиләгә җир участоклары бүлеп бирелә.

18 март - сайлаулар көнне бөтен Татарстан буенча «Айданавыборы» массакүләм фотомарафонына старт биреләчәк. Узган атнада әлеге фотомарафон хакында әлмәтлеләргә белгертер өчен үз блогларын алып баручы иң популяр яшьләр җыелды. Яшьләр үзәгендә узган чарага да нефтьчеләр каласының иң актив яшьләре җыелды. Һәркемнең әлеге фотомарафон хакында күбрәк беләсе килә иде. Ә акция кагыйдәләре гади: 18 март көнне теләсә-кайсы сайлау участогына килеп, махсус фотозона каршында фотосурәткә төшәргә кирәк. Соңыннан бу сурәтне #Айданавыборы хэштегы белән социаль челтәрләргә куеп, интернет тавыш бирүдә катнашырга. Айданавыборы. рф сайтында 25 март көнне тавыш бирү юлы белән җиңүчеләрне билгеләячәкләр. Җиңүчеләргә бүләкләр дә саллы: айфон, планшетлар, велосипед, видеокамералар һ.б. 

На деловом понедельнике сегодня была заслушано выступление начальника юго-восточного управления территориального органа инспекции Госстройнадзора РТ Наиля Якупова. Юго-восточный территориальный орган является подразделением инспекции государственного строительного надзора Республики Татарстан, который осуществляет строительный надзор на территории 9 муниципальных районов республики.

Иртәгә, 13 мартта, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшемсез. Минималь температура төнлә -18..-21º, аязганда   -27º; максималь температура көндез  -6..-9º. Юлларда бозлавык.

Әлмәт Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органы гражданнарга, дистанцион сәүдә, элемтә һәм Интернет челтәре хезмәтләрен кулланучыларга хокукый белем бирү һәм ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән чараларны оештыру турында хәбәр итә. 2018 елда бәйрәм "Цифрлы базарларны гадел ясыйк" девизы астында уза.

18 март көнне әлмәтлеләр һәм шәһәр кунакларын "Кышкы мәдәни мохит" иҗади проекты ябылуга чакыралар. Театр перформанс-йөрешендә Әлмәт урам театры артистлары, "Театралы" иҗади остаханәсе театры студентлары һәм Ф.З.Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллияте барабанщиклары катнаштылар.

Быел 1 майдан минималь хезмәт хакы 11 мең 163 сум булачак. Россия Президенты Владимир Путин минималь хезмәт хакын яшәү минимумына кадәр арттыру турындагы канунны имзалады. Бу хакта “Известия” яза. Документ 2018 елның 1 маеннан үз көченә керә. “2018 елның 1 маеннан минималь хезмәт хакын аена 11 163 сум итеп билгеләргә”, - диелгән документта.

Ел саен 12 март көнне илебездә 2010 елның 16 ноябрендә РФ Президентының 1433 номерлы указы белән расланган Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы җинаять-башкарма системасы эшчеләренең һөнәри бәйрәме билгеләп үтелә. Бу көнне уздыру датасы очраклы рәвештә генә сайланмаган. 1879 елның 12 мартында Россия императоры Александр II Россиядә бердәм дәүләт җәзаларны үтәү системасын оештыруга юл ачкан төрмә департаментын булдыру турында указ игълан иткән. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International