ЯҢАЛЫКЛАР


7
март, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 1нче мартыннан Татарстан Республикасындагы күпфункцияле үзәкнең Әлмәт филиалында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне күрсәтү гадирәк, уңайлырак һәм күпкә кулайракка әйләнде. Уңайлык өчен Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәтләре порталы (https://uslugi.tatarstan.ru) аша "Минем документлар" үзәгендә кабул итү өчен алдан язылу мөмкинлеге булдырылды. 

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Казан шәһәре балалар һәм яшьләр эшләре буенча Комитеты ярдәме белән ел саен ТР һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасында “Яз тамчысы” иҗади фестивален үздыра. “Яз тамчысы” фестивалендә үзләрен яхшы күрсәткән конкурсантлар футбол буенча Дөнья чемпионаты – 2018, 2019 елны узачак WorldSkills Russia чемпионаты пакында узачак мәдәни программада катнашачаклар.

Әлмәткә Татарстан Республикасының иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Тимур Халиков килде. Нефтьчеләр башкаласына килүенең сәбәбен биредә Югары нефть мәктәбе төзелү барышы белән танышуын аңлатты. – Әлеге бурычны безнең алга Татарстан прехиденты Рөстәм Миңнеханов куйды. Югары нефть мәктәбе Әлмәт дәүләт нефть инситтуты һәм Татнипинефть базасында оештырылырга тиеш. АГНИ базасында комплекслы лаборатория төзү этапларның берсе булып тора, – диде ул. 

8 Март уңаеннан “Нефтьче” Мәдәният сараенда әлмәтлеләр хөрмәтенә тантана оештырылды. Гүзәл затларны район башлыгы Айрат Хәйруллин тәбрик итте. Ул аларның төбәктәге социаль-икътисади үсешкә зур өлеш кертүләрен, республика дәрәҗәсендә дә уңышка ирешүләрен, төрле бәйгеләрдә урыннар яулауларын ассызыклады.

Хезмәт коллективы җыелышында «Елховнефть» НГДУның җитештерү эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды. Җыелышта «Елховнефть» НГДУ начальнигы Азат Хабибрахманов, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Тимур Халиков катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International