ЯҢАЛЫКЛАР


6
март, 2018 ел
сишәмбе

Җыелышта район башлыгы Айрат Хәйруллин, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Тимур Халиков, «Альметьевнефть» НГДУ начальнигы Ренат Нөгәйбәков, идарәнең хезмәткәрләре катнаштылар. Җыелышны ачып, Ренат Нөгәйбәков 2017 елдагы җитештерү күрсәткечләре белән таныштырды, 2018 елга билгеләнгән перспектив юнәлешләр турында хәбәр итте. Ул НГДУның төп характерлы үзенчәлеге, эшләү стиле итеп көчле инженерлык мәктәбе, эшләү осталыгы һәм корпоратив традицияләренең көче булып калуын билгеләде.

2-4 мартта Өстәл теннисы спорт мәктәбендә 2005 елда һәм аннан соң туган егетләр һәм кызлар, шулай ук 40 яшькә кадәр һәм 40 яшьтән олырак ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында мәктәпнең директоры Бабаев Виктор Николаевичның 70-еллыгына багышланган өстәл теннисы буенча Бөтенроссия турниры узды.

Юлда машина йөртүчеләр генә түгел, җәяү йөрүчеләр дә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә тиеш. Җәяү йөрүчеләр катнашуы белән юл-транспорт һәлакәтләре тәүлекнең караңгы вакытында була. Нәкъ шуңа күрә 2015 елның 1 июленнән яктылык кайтару элементларын киеп йөрү турында нормалар формалаштырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International