ЯҢАЛЫКЛАР


5
март 2018 ел.
дүшәмбе

Бүген Яшьләр үзәгендә район башлыгы Айрат Хәйруллин катнашуы белән үткән Торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты хезмәт коллективы җыелышында 2017 ел дәвамында башкарылган эшкә нәтиҗәләр ясалды һәм 2018 елга максатлар билгеләнде. Доклад белән Әлмәт шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Вәлиев чыгыш ясады. 

Бүген, эшлекле дүшәмбедә Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин рәислеге астында Мәшьгульлек үзәге директоры Минсәгыйть Насертдиновның доклады тыңланды. Ул яшьләрнең профессиональ юнәлешләре һәм һөнәри белем бирү турында мәгълүматны тәкъдим итте.

Киңәшмә яңа кадр билгеләнеше турында белдерүдән башланды. 2018 елның 1 мартыннан Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнарында Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Территориаль бүлеге начальнигы итеп Ирина Хәйруллина билгеләнде. Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин яңа җитәкченең профессиональ сыйфатларын билгеләде һәм Ирина Владимировнага уңышлы эш теләде. 

8 мартка багышланган бәйрәм чарасы кысаларында "Нефтьче" мәдәният сараенда 16.00 сәгатьтә Севара Назарханның концерты узачак.

6 мартта Әлмәттә вакансияләр ярминкәсе узачак. Ул хатын-кызлар, барлык эш эзләүчеләр, шул исәптән инвалидлар өчен уздырыла. Мәшгульлек үзәгенә килүчеләр предприятие-оешмаларга кирәкле һөнәрләр белән таныша ала. Шулай ук эш бирүчеләр белән аралашу мөмкинлеге дә тудырыла. Чара иртәнге 9да башлана.

Нюша РФ президентын сайлауларда Әлмәттә катнашачак, шулай җырчы Instagram социаль челтәрендәге үзенең битендә хәбәр итә. Гастрольләр аның тавыш бирү теләгенә комачауламаячак, дип билгеләп үтте Нюша. "Без барыбыз да сылтауларны эзләмичә үзебезнең гражданлык бурычын үтәргә һәм сайлауларга барырга тиешбез", - дип ассызыклады һәм сайлау участогын ДәүләтХезмәтләре сайтында яисә күпфункцияле үзәкләрдә табу мөмкинлеге турында искә төшерде  ул. 

18 мартта Россия Президентын сайлаулар узачак. Үзәк сайлау комиссиясе киләсе сайлауларда тавыш бирү процедурасын гадиләштерә торган берничә яңалык кертте. Хәзер Россия гражданнары паспорттагы регистрациягә бәйле булмаган теләсә кайсы сайлау участогында тавыш бирүдә катнаша алалар.

Бүген, 5 мартта, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Кар явачак, урыны белән көчле кар, көндез яңгырлы җепшек кар.Төнлә кайбер районнарда буран. Көндез урыны белән бозлавык.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования