Яңалыклар

2018
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
март
  • гыйнвар
  • февраль
  • март
  • апрель
  • май
  • июнь
02 март 2018 ел., җомга

  • 02.03.2018 Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре

    Әлмәттә кышкыча салкын һава торышы сакланачак

    Иртәгә, 3мартта, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кар явачак.Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Минималь температура төнлә һәм көндез -21..-23º, аязганда -31º; максималь температура көндез -8..-12º. Юлларда бозлавык.
  • 02.03.2018 Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре

    Әлмәтлеләргә саклык чаралары турында искә төшерәләр

    Татарстан Эчке эшләр министрлыгы гади куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү турында искә төшерә: 1. Өйгә чит кешеләрне кертмәскә. 2. Социаль яисә ашыгыч хезмәтләр хезмәткәрләре булып сезгә мөрәҗәгать итүче затларның документларын тикшерергә, теләсә нинди мәгълүматка аныклык кертү өчен әлеге учреждениеларга шалтыратырга. 3. Акча ярдәмендә кайтарыла торган бозым булу турында хәбәр итүче затларга ышанмаска. 4. Бернинди очракта да чит кешеләргә үзегезнең банк карталарын бирмәскә.
  • 02.03.2018 Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре

    Әлмәттә "Киез итек кубогы" мини-футбол турниры узачак

    Якшәмбе көнне, 4 мартта киез итекләрдә "өчкә өч" форматындамини-футбол турниры узачак. Турнир 11.00 сәгатьтә "Нефтьче" мәдәният сарае мәйданында үтәчәк. Турнир башлануга 30 минут калганда регистрация уздырылачак һәм төркемнәрнең тәртибен билгеләүгә җирәбә салыначак.
  • 02.03.2018 Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре

    Әлмәткә ТР буенча Роспотребнадзор җитәкчесе килде

    Бүген Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсенең Әлмәт территориаль бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде.
  • 02.03.2018 Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре

    Әлмәт "Фристайл" заманча бию студиясе XVIII "Йолдызлык - 2018" ачык республика фестиваленең зональ этабында җиңде

    26-28 февральдә Азнакай шәһәренең мәдәният сараенда фестивальнең зональ этабы узды. Фестивальдә республиканың 6 районыннан 1000нән артык сәләтле бала катнашты.
  • 02.03.2018 Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре

    "Яшел Фитнес" әлмәтлеләргә бергәләп язны каршыларга чакыра

    "Яшел Фитнес" турнирындакатнашучыларны4 мартта 10.00 сәгатьтә берьюлы ике нормативны тапшыру көтә, әлеге чара "Алнас" стадионының залында узачак. Әлмәтлеләридәннән өскә таба күтәрелү һәм "Көймә" күнегүләре буенча нормативларда ярышачак.
  • 02.03.2018 Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре

    "Кышкы мәдәни мохит" әлмәтлеләрне кунакка чакыра

    24 февраль көнне, «Кышкы мәдәни мохит» проекты кысаларында, нефть башкаласы мәйданчыкларында күңел ачу-уен программалары оештырылачак. Чаралар «Татнефть» компаниясе каршындагы, Нефтьчеләр мәйданнарында, Татарстан нефтенең 60-еллыгы исемендәге паркта, Хак хөкем йорты кырындагы һәм «Мегаполис» клубы мәйданнарында узачак.
Copyright © 2003-2018
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования