Яңалыклар

2018
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
март
  • гыйнвар
  • февраль
  • март
  • апрель
  • май
  • июнь
01 март 2018 ел., пәнҗешәмбе

  • 01.03.2018 Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре

    Әлмәттә террорга каршы тору комиссиясе утырышы булды

    Бүген районның террорга каршы тору комиссиясенең чираттагы утырышында Россия Федерациясе Президентын сайлауларда иминлекне тәэмин итү мәсьәләсе каралды. Утырышта район башлыгы Айрат Хәйруллин рәислеге астында үтте. Аның эшендә комиссия әгъзалары, хокук саклау органнары, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәниятучреждениелары, шәһәр һәм район предприятиелары һәм оешмаларыҗитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, участоклардагы сайлау комиссияләре рәисләре катнаштылар.
  • 01.03.2018 Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре

    Әлмәттә көньяк-көнчыгыш төбәк фольклор коллективларының «Живая нить традиций - Тирән тамырлар» фестиваленең гала-концерты узачак

    3 мартта 11.00 сәгатьтә «Иске Әлмәт» Мәдәният сараенда көньяк-көнчыгыш төбәк фольклор коллективларының «Живая нить традиций - Тирән тамырлар» фестиваленең гала-концерты узачак.
  • 01.03.2018 Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре

    Әлмәттә салкын һава торышы сакланачак

    Иртәгә, 2мартта, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кар явачак.Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Минималь температура төнлә һәм көндез -18..-23º, аязганда -31º; максималь температура көндез -8..-13º. Юлларда бозлавык.
  • 01.03.2018 Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре

    Әлмәттә "Ирләрнең сәламәтлеге көне" акциясе узачак

    Әлмәт Сәламәтлек саклау идарәсе 17 март көнне 9.00 сәгатьтә 3нче номерлы поликлиникада Ирләрнеңсәламәтлеге елы кысаларында "Ирләрнең сәламәтлеге көне" акциясен оештыра. Чараның төп максаты: ирләрдә урология патологияләрен кисәтү һәм аларны иртәрәк ачыклау. Букөнне махсусанализларны бирергә һәм врач уролог Андрей Анатольевич Кормилинның консультацияләсен алырга була.
  • 01.03.2018 Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре

    Әлмәт Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны котлауга кушыла

    Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич! Иң җылы туган көн белән котлауларны кабул итегез! Зирәк сәясәтче, уңышлы җитәкче, профессионал, гаҗәеп эшкә сәләте булган кеше - сезне шундый кеше буларак беләләр Татарстан Республикасы халкы, хезмәттәшләрегез, партнерларыгыз.
  • 01.03.2018 Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре

    Әлмәт районы сәламәтлек саклау өлкәсе ветераны Лилия Чувашева 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

    Медицинаөлкәсе ветераны, ТРның атказанган врачы, сәламәтлек саклау өлкәсе отличнигы, Әлмәт муниципаль районының мактаулы гражданины Лилия Ивановна Чувашевага 85 яшь тулды. "Бу кэңелле бәйрәм - Сезгә ныклы сәламәтлек һәм бетмәс-төкәнмәс көч теләр өчен бик яхшы сәбәп", - дип билгеләде үзенең котлавында район башлыгы Айрат Хәйруллин.
  • 01.03.2018 Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре

    1 март - Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне

    Әлеге бәйрәм җәмәгатьчелек игътибарын граждан­нар һәм оборонаны як­лаучы милли хезмәтләр та­рафыннан үтәлгән мө­һим бурычларга – гомер­не һәм тирә-як мохитне коткарып калуны җәлеп итүгә омтыла.Аның тарихы 1931 елда башлана, Парижда берни­чә дәүләт инициативасы буенча “Женева зонасы Ассоциа­циясе” оеша. Аның бурычы барлык илләрдә дә “куркынычсызлык зона­сы”на нигез салу була.Ахырдан Ассоциация Халыкара гражданнар оборонасы оешмасына үзгәртелә.
  • 01.03.2018 Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре

    Әлмәттә укытучылар тәҗрибә уртаклаштылар

    27 февраль көнне Яшь техниклар станциясендә"Бинилект иле" Казан үзәге ярдәме белән "Модельләштерү - укучыларныиҗади эшчәнлеккә җәлеп итү формаларының берсе" темасына"Осталар иле" сәнгать юнәлешендә эшләүче өстәмә белем бирү укытучылары өченреспублика семинары узды.
  • 01.03.2018 Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре

    Әлмәт "Нефтянигы" - ЮХЛ финалның дүрттән бер өлешенә чыгучы

    Матч исәбе - 3:4. Шулай итепӘлмәтнең "Нефтянигы" Югары хоккей лигасы финалының дүрттән бер өлешенә чыкты.
Copyright © 2003-2018
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования