ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2018 ел
сишәмбе

Ветераннарны аларның тормышларында мөһим булган даталар белән тәбрик итү районда инде матур традициягә әйләнде. Бүген тыл хезмәтчесе Сәхипҗан Хәйретдин улы Фәрутдиновка 90 яшь тулды. Бу көнне ветеранны истәлекле дата белән район башлыгы Айрат Хәйруллин котлады. 

Иртәгә, 21 февральдә, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кар явачак. Җил  5-10 м/с. Минималь температура төнлә -10..-14º, максималь көндез -6..-9º. Юлларда бозлавык.

31 гыйнварда яшәү урыны буенча теркәлгән адрес буенча сайлауларга килә алмый торган сайлаучылардан гаризалар кабул итү башланды. Татарстанда яшәүчеләр Россия Президенты сайлауларында яшәү урыныннан читтә дә тавыш бирә алачак. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

15-17 февральдә Санкт-Петербург шәһәрендә XIII "Кардиостим-2018" йөрәкнең электростимуляциясе һәм клиник электрофизиологиясе буенча халыкара конгрессы үтте. Гасырның чиреге дәвамында дөньяның иң төньяк мегаполисы, тәҗрибәне уртаклашу, югары профессиональ дискуссияләр һәм алардан башка тармакның үсешен күз алдына китерә алмаслык белем бирү чаралары өчен мәйданны тәкъдим итеп, йөрәкнең ритмы һәм үткәрүчәнлеге бозылуы диагностикалау һәм дәвалау белән шөгыльләнүче белгечләрне берләштерә.

18 февраль көнне Яшел Үзән шәһәрендә каратэ һәм кумитэ буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды. Ярышларда бөтен Татарстан Республикасыннан спортчылар җыелды. Әлмәтне спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр тәкъдим иттеләр. 

Ул Аллаһы Тәгалә турында белемнәрне ныгыту, тарату, 99 исемнең кыйммәтен арттыру максатыннан уздырыла. Бәйгедә катнашу өчен әлеге исемнәрне яттан белү шарт булып тора. Шулай ук җиңүчеләрне билгеләгәндә түбәндәгеләр исәпкә алыначак: тәрҗемә белән гарәп телендә Аллаһы Тәгалә исемнәре турында хәдисләрне белү, тәҗвид кагыйдәләрен саклап, аларны уку, мәгънәләрен аңлату.

21 февральдә Буалар шарлавыгында "Мәктәптә укучылар арасында чаңгыда күңелле стартлар" ярышлары уздырылачак. Аларны ачу тантанасы 12.30 сәгатьтә балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәге каршындагы мәйданда үтәчәк. 

Беренче тапкыр акция 2017 елның февраль аенда уздырылды. Имтиханның беренче көнендә, 7 февральдә, аңа Россиянең 50 регионыннан өч меңнән артык ата-аналар кушылды. Акция катнашучылар тарафыннан уңай кабул ителгәнгә күрә, чараны ел саен уздырырыга карар ителде. 

Эшчәнлегенең хәбәрдарлыгын һәм мәгълүматның куллана алырлыр булуын арттыру максатыннан 21 февраль көнне 14.00 сәгатьтән алып 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе үзләрендә һәм республика территориясендәге 12 территориаль бүлектә эшмәкәрләр өчен Бердәм "ачык ишекләр" көнен оештыра. Алдан язылырга кирәк түгел. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International