ЯҢАЛЫКЛАР


10
февраль, 2018 ел
шимбә

Иртәгә, 11 февраль көнне, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Явымсыз. Төнлә һәм иртән томан. Җил  3-8 м/с. Минималь температура төнлә  -16..-19˚, аязганда  -24˚. Максималь температура көндез -9..-13˚. Юлларда бозлавык.

10 февральдә Әлмәттә «Татарстан чаңгы юлы-2018" массакүләм спорт чарасы узачак. Чара  XXXVI бөтенроссия "Россия чаңгы юлы-2018" кысаларында оештырыла.

Орлыклар сыйфатында экономияләмәскә өндәде бүген ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. Бу хакта ул бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә берлдеде. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөсәм Нигъмәтуллин да катнашты.

“ТАГРАС”  холдингы хезмәт  коллективларының 2017 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча конфренция булып узды. Аның эшендә  идарәче компания рәисе Гали Ганиев,  Татарстан  Республикасы Президентының  нефть сәнәгате белән бәйле  сораулар буенча  ярдәмчесе Шәфәгать Тәхаветдинов, район башлыгы Айрат Хәйруллин, “Татнефть” компаниясе  генераль директоры урынбасары Наил Ибраһимов, структур  бүлек җитәкчеләре һәм хезмәт коллективларыннан  делегатлар катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International