ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2018 ел
сишәмбе

Иртәгә, 7 февраль көнне, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Җил  4-9 м/с, төнлә 12 м/с. Минималь температура төнлә -6..-11º, максималь температура көндез  -6..-9º.Юлларда бозлавык.

“Контроль ТКХ” күпфатирлы йортлар белән идарә итүнең иң яхшы тәҗрибәләрен табу һәм популярлаштыру максатында «Супердомоуправ» Бөтенроссия конкурсын оештыралар.

“Кышкы мәдәни мохите” үз программаларын дәвам итә. 10 февральдә чаралар «Татнефть» ААҖ һәм  «Мегаполис» клубы янында,Хөкемлек йорты скверында, шәһәр паркында һәм Нефтьчеләр мәйданында үтәчәк.

Әлмәттә җиде урында эштән чыккан терекөмеш лампаларны кабул итәләр: урамнар Тельман,51 («ЖЭУ-7»),  Шевченко,126 («ЖЭУ-12»), Гафиатуллина,45 («ЖЭУ-10»), Төзүчеләр, 68  («Алсу»),  Бигәш,131 («Көнбатыш Капкалар»), Түбән Мактама Заводская, 10  («Комфорт»), Некрасов,18а («Комфорт»).

2018 елның 1 февраленнән федераль бюджеттан финансланган аерым социаль түләүләр 2,5%ка артачак. Советлар Союзы Геройлары, Россия Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары, Россия Хезмәт Геройлары, Дан тулы ордены кавалерлары, сугыш ветераннары һәм радиация алган кешеләргә социаль түләүләр күләме артты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International