ЯҢАЛЫКЛАР


1
февраль 2018 ел.
пәнҗешәмбе

Беренче тапкыр Boomstarter (Boomstarter - ахыргы максаты булган иҗади, техник һәм башка төрдәге проектларны финанслауга җәлеп итү өчен кешеләр тарафыннан акча җыю платформасы, АКШтагы Kickstarter аналогы) мәйданына Әлмәттән проект урнаштырылды.

Әлмәт туган якны өйрәнү музее "Тарихи хәтер" проектында катнаша. Шул проектның юнәлешләренең берсе - Бөек Ватан сугышы табылдыкларын эзләү һәм саклау. Һәм инде раритетларның зур коллекциясе җыелган, шуларның арасында фронт хатлары иң кыйммәтлеләрдән санала. 

Иртәгә, 2 февраль көнне аязучан болытлы һава торышы көтеләчәк. Кар явачак. Төнлә һәм иртән урыны белән томан.

Әлмәт калдыкларны аерым җыюны оештыру буенча Россия күләмендә алдынгылар өчлегенә кертелде. «Россия Гринписы» рейтингы халык саны 100 меңнән артык булган шәһәрләр арасында булдырылган. Ул 160 тан артык шәһәр җитәкчелеге тарафыннан юлланган мәгълүматлар нигезендә төзелгән. Нәтиҗәләр тәүлек әйләнәсенә халык куллана алырлык икенчел чимал җыю өчен станционар контейнерларны исәпкә алып ясалган. 

2 февраль көнне 10.00 сәгатьтә Буалар шарлавыгының яңа балалар мәйданында "Урамда йөрергә чык" кышкы фестивале кысаларында "Күңелле стартлар" узачак. Барлык әлмәтлеләрне һәм нефть башкаласына кунакка килгән кешеләрне күңел ачу программасы һәм күп кенә күңелле тәэсирләр көтә. 

"Римера" Компанияләр группасына керә торган "Алнас" заводы «PDVSA» Венесуэла дәүләт нефть компаниясе өчен электр көче ярдәмендә үзәктән куа торган насосларның тулы комплектлы җайланмаларының зур партиясен җитештерде. Җайланмалар заказ ясаучының чыганакларында кулланылачак.

Сайлап алу муниципаль туры Әлмәттә Яшьләр үзәгендә (Ленин урамы, 21) 8 февральдә 14.00 сәгатьтә узачак. Номинацияләр: «Вокал-соло», «Вокаль ансамбльләр», «Җыр өчен язылган иң яхшы музыка», «Җырның иң яхшы тексты».

Агымдагы елның февраль аенда Татарстанда савым сыерлары һәм кәҗәләре асраган шәхси ярдәмчел хуҗалыкларның җитәкчеләренә бер генә тапкыр бирелә торган субсидияне түлиячәкләр. "Татарстан Президенты тарафыннан бер генә тапкыр бирелә торган субсидияне бирү турында карар кабул ителде. Бер сыерны асраган кешеләр өчен субсидия күләме 2 мең сум тәшкил итәчәк. Хуҗалыкларында ике сыер булганнарга һәр сыер өчен 3 мең, өч һәм аннан артык сыерлары булганнарга дүртешәр мең сум биреләчәк", - дип хәбәр итте ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования