ЯҢАЛЫКЛАР


30
гыйнвар, 2018 ел
сишәмбе

3 февраль көнне Яшел Фитнес барлык теләк белдерүчеләрне фотоквестта катнашырга чакыра. Командагызны җыегыз, тематик биремнәрне алыгыз һәм спорт фото-ауга чыгыгыз! Квест 12.30 сәгатьтә башланачак. Катнашучылар Белоглазова урамы, 60 урнашкан Алнас стадионында җыелачак.

Иртәгә, 31 гыйнвар көнне аязучан болытлы һава торышы көтеләчәк. Явым-төшемсез.

Шимбә 3 февраль көнне Әлмәт мәйданнарында мәдәни күңел ачу чаралары узачак. Алар Татарстан нефтенә 60-еллык исемендәге шәһәр паркында, Әлмәткә 60-еллык исемендәге скверда, "Татнефть" ГАҖнең үзәк бинасы янындагы мәйданда, "Мегаполис" клубы алдындагы мәйданда, Нефтьчеләр мәйданының үзәк шугалагында узачак. Әлмәтлеләрне бәйрәм чараларында көтәләр.

26 гыйнвардан алып 28 гыйнварга кадәр Базарлы Матак авылында 2004-2006 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында бил алышу буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды. Бу ярышта Татарстан Республикасының 16 районыннан 195 спортчы катнашты. 

31 гыйнварда яшәү урыны буенча теркәлгән адрес буенча сайлауларга килә алмый торган сайлаучылардан гаризалар кабул итү башланды. Татарстанда яшәүчеләр Россия Президенты сайлауларында яшәү урыныннан читтә дә тавыш бирә алачак. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

2018 елның апрель аенда яшьләр проектлары һәм идеяларына ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән VIII "Безнең Татарстан" республика яшьләр форумы финалы узачак. Һәр яшь кеше яисә төркемнең бәйгедә катнашу өчен проектын тәкъдим итү, фикердәшен табу һәм иҗтимагый һәм  дәүләт ярдәмен алу мөмкинлеге бар. 

“Дүрткә – дүрт” форматындагы гадәти булмаган ярышлар Россиянең 12 шәһәрендә, шул исәптән Әлмәттә дә узачак. Уен 4 нче февраль көнне “Нефтьче” мәдәният сарае каршысындагы катокта үткәрелә. 

Агымдагы елның 1 гыйнварыннан икътисадның бюджеттан тыш секторы өчен минималь хезмәт хакы 9 489 сум дип белгеләнде. Татарстанның Министрлар кабинетында бу хактагы килешүгә Профсоюзлар федерациясе, Эш бирүчеләр берләшмәләренең координация советы һәм республика хөкүмәте кул куйды. Башкарма комитет эш бирүчеләрне шул  хакта искәртә.

29 гыйнвар көнне Әлмәт Мәшьгульлек үзәгендә Әлмәт муниципаль районы авыл хуҗалыклары башлыклары белән очрашу оештырылды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International