ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2018 ел
якшәмбе

Әлмәт муниципаль районының авыл хуҗалыкларында халык җыеннары уза, аларда узган елга нәтиҗәләр ясала һәм агымдагы елга планнар билгеләнә. Район башлыгы Айрат Хәйруллин Ерсубай авыл хуҗалыгында яшәүчеләр белән очрашты. Ул шулай ук урта мәктәпнең хәленә бәя бирде, мәктәп директоры белән капиталь ремонтлау программасына уку йортын кертү мөмкинлеге турында фикер алышты. 

Иртәгә, 22 гыйнвар көнне алмашынучан болытлы һава торышы көтеләчәк. Күпчелек районнарда акрын кар явачак, урыны белән буран.

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин рәислеге астында узган киңәшмә барышында торак төзелеше, социаль өлкә һәм мәдәният объектларын төзү һәм капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыру турында төп доклад белән Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Айрат Мөхәмәтҗанов чыгыш ясады.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Татарстан Республикасындагы токым хуҗалыклары турында бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International