ЯҢАЛЫКЛАР


16
гыйнвар, 2018 ел
сишәмбе

Бүген Әлмәттә "Заря" яшүсмерләр клубында хезмәт эшчәнлегенә кире кайтырга уйлаган өч ел дәвамында баланы кару буенча ялда булган хатын-кызлар өчен семинар үтте. Яшь әниләр декретта булган вакытта яңа һөнәрләрне өйрәнә генә түгел, ә, сабыйларын кул астына кыстырып, үз эшчәнлекләрен ачарга мөмкин. Моның өчен барлык мөмкинлекләр булдырылган. 

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов рәислеге астында узган эшлекле дүшәмбедә Әлмәт шәһәре буенча Татарстан Республикасында дәүләт хезмәт инспекциясе бүлеге начальнигы Фидаил Хаернасовның доклады тыңланды. Ул Әлмәт шәһәрендә урнашкан Татарстан Республикасындагы Дәүләт хезмәт инспекциясе бүлегенең 2017 ел эчендәге эшчәнлеге һәм 2018 елга билгеләнгән максатлар турында мәгълүматны тәкъдим итте.

Бу ир-атлар һәм хатын-кызлар салкын тиюнең һәм авыруларның нәрсә икәнен белмиләр, аларның иммунитетыннан һәр кеше көнләшә. Моңа сәбәп булып буаларда салкын суда йөзү тора. Гади кешегә җылы кышкы киемдә дә салкын булганда, аларга шул салкында ялан өс һәм ялан аяк йөреп алырга берни дә тормый. Һәм шул ук вакытта алар берниниди уңайсызлык та сизмиләр. Алар барысы да "Айсберг" кышкы чыныгу һәм йөзү клубы әгъзалары. Бозлы су алар өчен - тугрылыклы дус һәм имммунитетны күтәрү һәм ныгыту чарасы. 

Яңа ел сюрпризлары тәмамланмый. Капиталь ремонттан соң Рафаэль Төхвәтуллин исемендәге балалар китапханәсе ачылды. Яшь китапсөючеләр өчен бу иң күңелле Яңа ел бүләкләренең берсе. Кызыл тасма киселгән һәм китапханә тормышындагы яңа этапка әзер. Рафаэль Төхвәтуллин исемендәге китапханә шәһәрдә мәдәният учреждениеларын ремонтлау республика программасы кысаларында ремонтланган беренче китапханә булды. 

Иртәгә, 17 гыйнвар көнне алмашынучан болытлы һава торышы көтеләчәк. Урыны белән акрын кар. 

Шимбә 20 гыйнвар көнне Әлмәт мәйданнарында мәдәни күңел ачу чаралары узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International