ЯҢАЛЫКЛАР


15
гыйнвар, 2018 ел
дүшәмбе

12 гыйнвардан 13 гыйнварга кадәр Бөгелмә шәһәрендә грек-рим көрәше буенча "Снежинка" 27-нче традицион Бөтендөнья турниры узды. Бу ярышта  Татарстан Республикасы, Башкортостан, Оренбург өлкәсе һәм Кахакъстаннан  176 спортчы катнашты. 

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов рәислеге астында узган район активы белән киңәшмәдә социаль өлкә һәм мәдәният объектларын капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыру планнары тыңланды.

Әлмәт муниципаль районының 2018 елның республика максатчан программаларында катнашуы турында бүген эшлекле дүшәмбедә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Айрат Мөхәмәтҗанов хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Министрлары Кабинеты һәм "Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләре советы" ассоциациясе тарафыннан оештырылган "Иң яхшы Татарстан Республикасының еллык территориаль җәмәгать үзидарә органнары" республика бәйгесе игълан ителә. Бәйгенең муниципаль этабына гаризалар 15 гыйнвардан 26 гыйнварга кадәр кабул ителәчәк. 

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының сәүдә һәм кулланучылар хезмәте бүлеге Әлмәт шәһәре, Төзүчеләр проспекты, 37а адресы буенча "Алдина" кибете янында хокуксыз рәвештә урнаштырылган стационар булмаган объектның хуҗасын эзли. 

Иртәгә, 16 гыйнвар көнне алмашынучан болытлы һава торышы көтеләчәк. Урыны белән акрын кар, томан. 

Википедия - эченә һәркем яза алган ачыкэчтәлекле, күптелле онлайн-энциклопедия. Аның барлык мәкаләләре сайтка керә алучы бар шәхесләр тарафыннан үзгәртелә ала диярлек. Википедия - интернет киңлектәге иң зур һәм иң популяр гомуми белешмәләр җыелмасына әйләнде. Белешмәләр һәм тематик мәгълүмат күләме буенча иң тулы энциклопедия, битләрне бер-берсе белән бәйләү технологиясен куллану сәбәпле Интернет кулланучылары өчен үз мәдәни капиталларын үстерү өчен иң кулай чыганак. Википедиянең иң мөһим сыйфатларыннан берсе булып мәгълүматны туган телеңдә җиткерү тора.

Кичә "Нефтяник" Усть-Каменогорскның "Торпедосы" белән очрашты. Сигезенче минутның башында әлмәтлеләр өч алкага калышты. Аннан соң Евгений Ярославлевны Илья Голубев алмаштырды. Беренче тәнәфескә кадәр санлы өстенлекне файдаланып һәм калышуны кыскартып булды. Кирилл Адамчук һәм Умед Гильмановның һөҗүмен Данил Воеводин тәмамлады. Егерме сигезенче минутта кечкенә мәйданчыкта Александр Чиглинцев алканы капкага кертте һәм матчның исәбе 2:3кә әйләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International