ЯҢАЛЫКЛАР


12
гыйнвар, 2018 ел
җомга

Әлмәт муниципаль районы официаль сайты  almetyevsk.tatar.ru «Иң яхшы муниципаль сайты» Бөтенрәсәй бәйгесендә катнаша.

Агымдагы елның 1 гыйнварыннан икътисадның бюджеттан тыш секторы өчен минималь хезмәт хакы 9 489 сум дип белгеләнде. Татарстанның Министрлар кабинетында бу хактагы килешүгә Профсоюзлар федерациясе, Эш бирүчеләр берләшмәләренең координация советы һәм республика хөкүмәте кул куйды. Башкарма комитет эш бирүчеләрне шул  хакта искәртә.

Киләчәк беренче класс укучыларының ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен җыелышлар 26 гыйнварда 18 сәгатьтә шәһәр һәм районның мәктәпләрендә үтте. Беренче класска 1 сентябрь көненә 6,5 яшь тулган, ләкин балага 8 яшь тулганчы кабул итәләр. Баланы кабул итү өч этаптан тора.

Иртәгә, 13 гыйнвар көнне алмашынучан болытлы һава торышы көтеләчәк. Явым-төшемсез. 

2017 ел тәмамланды, димәк, тикшерү органнарына мәҗбүри экологик отчетларны тапшыру вакыты килеп җитә. Отчет төрләре һәм аларны тапшыру сроклары турында искә төшерергә кирәк дип саныйбыз. Кече һәм урта эшмәкәрлек отчеты - 1 мартка кадәр тапшырыла.

"Иләк һәм күн" - ике алып баручының бөтен дөнья буйлап сәфәр кылганнарын күрсәтүче сәяхәтләр турында тапшыру. Шуларның берсе яңа җирдә ике көн буена 100 долларга яшәп җиткерергә тиеш, икенчесе исә махсус банк картасында булган чикләнмәгән акчаны тота ала. Кем ярлы, ә кем бай турист булачагын алып баручылар тәңкә ярдәмендә хәл итәләр. 

"Бирлик"  Әзербайҗан диаспорасы - үзләренең күп санлы игелекле гамәлләре белән аерылып торучы иҗтимагый оешмаларның берсе. Ул шәһәрнең иҗтимагый, мәдәни һәм спорт тормышында гына түгел, хәйрия акцияләрендә дә актив катнаша. Шундый күңелле очрашуларның берсе Яңа ел алдыннан Федоровлар гаиләсендә булды. Әзербайҗан диаспорасы вәкилләре якшәмбе мәктәбендә укучылар белән балаларны бәйрәм белән котларга килделәр. 

Татарстанда республиканың муниципаль берәмлекләре арасында уздырыла торган иң яхшы Яңа ел чарасы һәм бәйрәм бизәлешен ачыклауга юнәлтелгән бәйге үткәрелә. Татарстан Республикасы иҗтимагый палатасы бәйгене оештыра. Авыллар арасында бәйгене уздыру өчен республиканың муниципаль районнары биш зона группасы буенча бүленәләр. Бәйгенең нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр тиешле зона бүленеше буенча билгеләнәчәк. 5 беренче, 5 икенче һәм 5 өченче урыннар биреләчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International