ЯҢАЛЫКЛАР


10
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

Әлмәтлеләр зур югалту кичерде. Кичә легендар шәхес, сугыш ветераны, Әлмәт районының мактаулы граҗданины Васыйл Фатыйхович Хуҗахмәтов арабыздан мәңгегә китте. Бүген «Нефтьче» Мәдәният сараена аның белән мәңгегә хушлашырга бихисап халык килде. Араларында җитәкчеләр, заманында бергә эшләгән хезмәттәшләре, шәкертләре, ветераннар, республика районнарыннан да бар иде. Шуның кадәр кешенең җыелуы, почетлы каравыллар оештырылу Васыйл Фатыйховичның никадәр тирән хөрмәткә лаек булуы, аны яратулары, хезмәтен танулары хакында сөйли. 

Татарстанда беренче балага айлык түләүнең күләме билгеле булды. 2018 елдан гаиләдә беренче булып туган яки уллыкка алынган балага айлык түләүләр түләнәчәк. Бу хактагы “Балалы гаиләләргә айлык түләүләр турындагы” Федераль канун 21 декабрь көнне кабул ителгән. Россиядә әлеге төр түләүнең уртача суммасы – 10 мең сум. Әмма ул һәр субъект өчен төрле.2018 елның 1 гыйнварыннан соң беренче бала тапкан яки беренче баланы уллыкка алган гаиләләр, балага яшь ярым булганчы айлык түләүләргә дәгъва кыла. Әмма аны алуның махсус шартлары бар.

Шимбә 13 гыйнвар көнне Әлмәт мәйданнарында мәдәни күңел ачу чаралары узачак.

Күптән түгел генә быел беренче оешмалар, предприятиелар һәм учреждениеларның яшьләр лидерларының оештыру җыелышы узды, анда башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасарының вазыйфаларын башкаручы Светлана Лаптева, "Татнефть" компаниясенең яшьләр лидеры Ренат Мамин һәм элегрәк Әлмәт муниципаль районы яшьләр комитетын җитәкләүче Рамил Закиров катнаштылар. 

Фестиваль кысаларында әлмәтлеләр һәм шәһәребезнең кунаклары өчен төрле мәйданнарда Яңа ел бәйрәм чаралары оештырылачак.

Әлмәттә 24-25 гыйнварда чираттагы XXI "Сандугач сайрар илем" региональ балалар иҗаты фестивале башланачак. Гадәти чарага әйләнгән Татарстан нефть регионының яшь талантларына бәя бирүне «Татнефть» ГАҖ «Рухият» рухи яңарыш фонды оештыра һәм үткәрә. Фестиваль программасына түбәндәге номинацияләр керә: вокал (ялгыз башкарыла торган номер), бакыр һәм агач һәм кагып уйнала торган музыка коралларында уйнау, вокаль ансамбльләр, кыллы-смычоклы музыка коралларында уйнау, хореография, электромузыкаль музыка коралларында уйнау, театраль сәнгать. 

2018 елда торак төзелеше программасы буенча Татарстанда 2 млн. 403 мең кв. метр торак төзергә планлаштырыла. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган яңа елның беренче республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Әлмәт мәшьгульлек үзәге гражданнарга һәм эш белән тәэмин итүчеләргә “Россиядә эш” (Работа в России) дәүләт порталының эше турында мәгълүмат бирә, порталның Интернет челтәрендә адресы https://trudvsem.ru


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International