ЯҢАЛЫКЛАР


4
гыйнвар 2018 ел.
пәнҗешәмбе

Кышкы каникуллар – спорт белән шөгыльләнү һәм төрле ярышларда катнашу өчен иң кулай вакыт. Шундый кәеф белән волейбол сөючеләр 3 январь көнне 7 нче мәктәпкә килделәр. Биредә Кыш Бабай призына волейбол ярышлары узды. Спорт ярышларында 7 нче, 1 нче гимназия , Иске Суркино һәм Елховой авылы мәктәпләре катнашты. Барлык командалар да татлы призлар белән бүләкләнде.

Биредә һәркөнне шәһәркүләм чаралар үткәрелә. Балалар өчен уздырылган «Забавные футболята» уенында 2008 елда туган 33 футболчы һәм аларның әтиләре катнашты.

 

 

Әлмәттә иң күләмле “Күңелле старт” уеннары узды. 2 январь көнне буалар шарлавыгында узган бәйгедә яшүсмерләр клубыннан килгән 4 команда катнашты. Һәрбер командадагы 8 катнашучы җитезлектә, ныклыкта көч сынаштылар. Кызу ярышлардан соң беренче урынга «Союз», икенче урынга –«Энергия», өченче урынга «Дружба» яшүсмерләр клубы чыкты.  

“Һава суларга чык” фестивале кысаларында Шарлавыклы буаларның чаңгы юлында эстафета булып үтте.

Чаңгы эстафетасында “Юность” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең чаңгы бүлегенә йөрүчеләр катнашты. 24 кыз һәм егет алты командага бүленеп 4 этапта узышты. “ЯН” тау чаңгысы комплексында да Кыш бабай призына 30 кеше спортның экстремаль төрендә көч сынашты.

Кышкы каникулларда ял итү, күңел ачу өчен Әлмәттә барлык шартлар да тудырылган. Парк, ачык мәйданчыклар, буалар шарлавыгы, театр һәм музейлар әлмәтлеләр һәм шәһәр кунакларын үзенең бай һәм мавыктыргыч программалары белән җәлеп итте. 

2018 ел Татарстанда бөек рус язучысы Лев Толстой елы дип игълан ителгән. 

Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, 2018 елда эш атнасы 9 январьдән башлана.

Яңа ел программасы кысаларында Татарстан паркларында «Изуми» – «Белые волшебники» урам театры артистлары чыгышлары бара. Әлеге әкияти персонажлар белән белән экипаж сәяхәткә 4 январь көнне кузгала һәм чаралар 7 январьгә кадәр Түбән Кама, Яр Чаллы, Әлмәт шәһәрләрендә дәвам итәчәк.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования