ЯҢАЛЫКЛАР


26
декабрь, 2017 ел
сишәмбе

Яңа ел бәйрәме алдыннан һәрбер әлмәтле аз тәэмин ителгән, күп балалы  гаиләләрдә тәрбияләнүче сабыйларга бүләк ясый ала.

Әлмәтлеләрне "Вәгъдәләр узышы 2018" чарасында катнашырга чакыралар. Катнашучылар 2018 елның 1 гыйнварында  12сәг. җыелачаклар һәм максатларына ирешү өчен  2018 метр озынлыкта юл узачаклар.

25 декабрьдән 29ына кадәр мәктәп яны лагерьларында   "Кышкы каникуллар" профилактик чаралары уза. Балалар белән юл йөрү кагыйдәләре буенча  блиц-сораштыру уза. Балаларга "Кышкы куркынычсызлык" , "Юлда күренерлек бул" һәм башка төр чаралар оештырыла.

Кичә “Дружба” ял базасында команда белән эшләүгә багышланган гамәли тренинглар, эшлекле уеннар узды. Бүген исә сессиягә җыелучылар фикер алышалар. Дәүләт Советы рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин семинарны ачып, партия эшчәнлегенә нәтиҗә ясады, 2018 елда торган бурычларны бәян итте. Чыгышта Татарстан Конституциясенең тарихы барланды, башка сораулар яктыртылды. 

26сыннан 27 декабрьгә кадәр Магнит-Шевченко автопарковкасында машина яратучылар зур  автоелка төзиләр.

ТР Гидрометүзәге хәбәр иткәнчә, иртәгә, 27 декабрьдә, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән акрын кар. Минималь температура төнлә -9..-14º, аязганда -19º; максималь температура көндез +1..-4º. Юлларда бозлавык.

Әлмәт муниципаль районы официаль сайты  almetyevsk.tatar.ru «Иң яхшы муниципаль сайты» Бөтенрәсәй бәйгесендә катнаша.

“Мәдәни мохит” проектының икенче тамашасы булды. Бу юлы ул шәһәр паркында, “Татнефть” ААҖ үзәк бинасы янында, Нефтьчеләр мәйданындагы шугалакта һәм Әлмәтнең 60 елллыгы исемендәге скверда булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International