ЯҢАЛЫКЛАР


18
декабрь, 2017 ел
дүшәмбе

Әлмәт муниципаль районында Яңа ел чараларын үткәрүгә әзерлек урында мәгълүмат белән мәдәният идарәсе начальнигы Гүзәл Пайдуллина чыгыш ясады. - Бу ел безнең халыкка тагын да күбрәк сюрпризлар бүләк итәчәк. Ноябрьдан бирле шәһәрне Яңа елга бизәү буенча эшләр алып барыла. Урамнар яңа яктырту объектлары һәм арт объектлар белән бизәләчәк. План буенча барлык эшләр 25 декабрьгә кадәр тәмамланачак. Төп Яңа ел чаралары Нефтьчеләр мәйданында узачак. 

Әлмәтнең 3 нче поликлиникасы вакытлыча эшчәнлеген туктатып тора. Бу капиталь ремонт һәм электр челтәрләрен, коммуникацияләрне тоташтыру белән бәйле. 21 декабрьдә 7.00-19.00 сәгатьләрдә, 22 декабрьдә 7.00-14.00 сәгатьләрдә учреждение авыруларны кабул итә алмаячак. Алдан ук бу көннәргә поликлиникага язылган әлмәтлеләрне биредә 23 декабрьдә көтеп калалар. Медицина учреждениесе җитәкчелеге тудырылган уңайсызлыклар өчен гафу үтенә.

Киңәшмәне район башлыгы Айрат Хәйруллин уздырды. Ул узган атнага йомгак ясады, мөһим вакыйгаларны атады.

Алга таба башкарма комитет җитәкчесенең авыл җирлекләре белән элемтә буенча урынбасары Олег Шабалин чыгышы тыңланды. Ул 2017 елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясады, алдагы елга авыл җирлекләрен үстерү буенча билгеләнгән төп бурычларны билгеләде.

Федерация Советы 2018 елда узачак Президент сайлауларының датасын раслады. Россиядә Президент сайлаулары 2018 елның 18 мартында узачак. РФ Конституциясе нигезендә, Федерация Советы Президент сайлауларының датасын тавыш бирү көненә кадәр 100 көнгә алданрак һәм 90 көннән дә соңрак билгеләмәскә тиеш. Сайлау кампаниясе басма матбугатта сайлауларның көнен билгеләү турындагы карар дөнья күргәннән соң рәсми төстә старт ала.Моңа кадәр Россия Президенты Владимир Путин дәүләт башлыгын сайлауда үз-үзен тәкъдим итәргә җыенуы хакында белдергән иде.

ТР Гидрометүзәге хәбәр иткәнчә, иртәгә, 19 декабрьдә, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән акрын кар. Минималь температура төнлә -9..-14º, аязганда  -15.. -20º; максималь температура көндез -6..-11º. Юлларда бозлавык.

 

Мастер-класслар калабызның медсанчастендә 16-17 декабрьдә уздылар. Әлеге чараның инициаторлары - ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм  «АМТЕС» үзәге. Әлмәткә Италия белгечләренең мастер-классларын карарга, тәҗрибә уртаклашырга республиканың төрле шәһәрләреннән  30 дан артык белгеч килде.  Очрашуда ТР Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин катнашты.

18 декабрьдә илебездә ЗАГС органнары хезмәткәрләре көне билгеләнә. Быел дәүләт тарафыннан гражданлык хәлне актларга регистрацияләү функциясен башкаручы органның оешуына 100 ел тула. Илебездә ЗАГС органнарының тарихы 1917 елдан башлана. 18 декабрьдә РСФСРның Совнаркомы декреты нигезендә элеккеге өйләнешү-гаилә мөнәсәбәтләре юкка чыга һәм ир белән хатын арасында тигезлек игълан ителә. Чиркәүләрне өйләнешү-гаилә эшләрен алып барудан читләштерәләр. Шулай итеп, 1917 елның 18 декабре — гражданлык хәлне актларга регистрацияләү функциясен башкаручы органнарның барлыкка килү көне булып санала.
 

Очрашу 20 декабрь көнне 16.00 сәг. Яшьләр үзәгендә узачак.Белешмәләр өчен телефон:  32-45-50.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International