Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре

Яңалыклар

2017
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
декабрь
  • гыйнвар
  • февраль
  • март
  • апрель
  • май
  • июнь
  • июль
  • август
  • сентябрь
  • октябрь
  • ноябрь
  • декабрь
07 декабрь 2017 ел., пәнҗешәмбе

  • 07.12.2017 Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре

    Әлмәттә экология елында чишмәләр төзекләндерелде

    Экология департаментында Әлмәт муниципаль районы чишмәләре һәм яр буе зоналарын төзекләндерү буенча нәтиҗәләр ясалды. - Экология елы кысаларында Әлмәт муниципаль районы территориясендә 42 чишмә төзекләндерелде. Шәһәр территориясендә«Габи», «Зөхрә», «Шүрәле», «Урсалинка», «Абыстай» чишмәләре норматив халәткә китерелде.
  • 07.12.2017 Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре

    Әлмәт гимнасткасы Дөбәй шәһәрендә узган халыкара турнирда катнашты

    7 декабрьдән алып 9 декабрьгә кадәр Дөбәйдә DuGym Cup 2017нәфис гимнастика буенча икенче халыкара турниры уза. Анда дөньяның 21 иленнән 286 спортчы катнаша һәм ул Дөбәй Спорт советы ярдәме беләнAl Manara Sports Hall спорт клубында уза.
  • 07.12.2017 Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре

    7 декабрь - Халыкара гражданнар авиациясе көне

    1996 елдан Берләшкән милләтләр оешмасының Генераль Ассамблеясы тарафыннан 7 декабрь рәсми рәвештә Халыкара гражданнар авиациясе көне буларак билгеләп үтелә башлый.Әлеге дата Халыкара гражданлык авиациясе Конвенциясе кабул ителүгә 50 ел тулу уңаеннан рәсмиләштерелә. Күпъеллык тарихы булган оешма халыкара гражданлык авиациясе нормалары үтәлешен, аларның нәтиҗәлелеген һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү белән шөгыльләнә. Россиядә гражданлык авиациясе беренче тапкыр совет чорларында барлыкка килә. 1923 елда Мәскәүдә беренче тапкыр 420 км озынлыктагы Мәскәү-Түбән Новгород һава юлы ачыла. Күкләребез аяз булсын! Һава юлларыннан исән-имин, бәла-казаларсыз үтәргә язсын!
  • 07.12.2017 Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре

    Әлмәт ишегалдыларында карны чистарту дәвам итә

    Татарстан Республикасы территориясендә бик күп кар ява. Шуның белән бәйле Әлмәтнең торак-коммнуаль хезмәтләре көчәйтелгән эш режимына күчтеләр. Юл хезмәтләре тәүлек буена сузыла торган режимда эшләрен дәвам итәләр. Кар шәһәрнең күпчелек магистральурамнарындачистартыла һәм чыгарыла. 4 декабрьдән алып 7 декабрьгә кадәр "ГАЮИ" МУП тарафыннан 3600 куб.м. кар чыгарылды.
  • 07.12.2017 Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре

    Әлмәт районында яңа терлекчелек комплексы куллануга тапшырыла

    Бүген Токарликов исемендәге хуҗалыкта урнашкан сөт фермасына 170 ләп баш сыер кайтартылды. Малларны Венгриядән кайтардылар. Ел азагына кадәр алар 667 башка җитәчәкләр. Терлекләрне кабул итүгә әзерлек 1 декабрьдә төгәлләнгән.
  • 07.12.2017 Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре

    Әлмәтлеләргә начар һава торышы шартларында куркынычсызлык чаралары турында искә төшерделәр

    Татарстан Республикасы территориясендә бик күп кар яуды. Шундый шартларда тәгәрмәчләрне тоташтыру коэффициенты 1,5 тапкыр кими. Машина йөртүчеләрнең хәрәкәтләре салмак кына булырга тиеш, көрткә килеп эләкмәс өчен. Бу аеруча әле йөртә генә башлаган машина йөртүчеләргә кагыла.
  • 07.12.2017 Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре

    Иртәгә Әлмәттә аязучан болытлы һава торышы көтелә

    Иртәгә Әлмәттә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Минималь температура төнлә -5..-10º, аязганда -13º; максималь температура көндез -3..-8º. Юлларда бозлавык.
  • 07.12.2017 Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре

    Әлмәттә "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны экологик яктан тәрбияләүнең инновацион моделе" темасы буенча семинар үтте

    2017 ел Россия Федерациясендә Экология елы итеп игълан ителде. Бу карарның максаты - экологик өлкәдә булган проблемалы мәсьәләләргә игътибарны җәлеп итү һәм илдәге экологик иминлекнең хәлен яхшырту. Экология фәне белән балалар мәктәптә танышачак, әмма экологик тәрбияне мәктәпкәчә яшьтә үк бирә башларга кирәк. 
  • 07.12.2017 Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре

    Әлмәтлеләр "Ел эшмәкәре. Алтын йөзлек 2017" бәйгесендә катнаша алалар

    Әлеге бәйгене республиканың Икътисад министрлыгы оештыра. Быел да бәйгедә җиңүчеләр билгеләнәчәк, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.Предприятиеләр авыл хуҗалыгы, җитештерү, югары технологияләр өлкәсе, транспорт, төзелеш, яшь эшмәкәр, социаль эшмәкәр, иң яхшы экспортер, инновацион эшмәкәр, импортны алмаштыру кебек номинацияләрдә көч сынашачак. Бәйгедә катнашу өчен гаризалар 10 декабрьгә кадәр кабул ителә.
  • 07.12.2017 Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре

    Әлмәттә "Эко-мәктәп/Яшел байрак" халыкара программасы кысаларында семинар-практикум үтте

    27нче "Нәни куллар" балалар бакчасында"Эко-мәктәп/Яшел байрак" халыкара программасы кысаларында семинар-практикум үтте. Кунакларны Манекен Челендж форматында олы группага йөрүче балаларкаршыладылар, яраксыз материалдан ясалган костюмнар кидерелгән манекеннар белән селфи ясарга мөмкин иде.

Битләр: ( 1 ) 2

Copyright © 2003-2018
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования