ЯҢАЛЫКЛАР


17
ноябрь, 2017 ел
җомга

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы «СКБ Контур»ПФ» АҖ экспертлары белән бергә тикшерү-касса техникасын куллану буенча мәгълүматне бирү кысаларында семинарлар үткәрә. 

18 ноябрьдә Әлмәттә олылар өчен ачык ишекләр көне оештырылачак. Бу көнне 2нче номерлы Балалар музыка мәктәбендә җыр һәм гитарада уйнау буенча шәхси курсларга, "Әни белән бергә 0+" музыка проекты һәм "Эбру" иҗади проектына килергә була.

Әлмәтлеләр киләсе елның 1 гыйнварыннан торак-коммуналь хезмәтләр өчен бердәм исәп-хисап үзәгенә түли башлыйлар.Моның өчен «Татэнергосбыт» компаниясе базасында яңа структура төзелгән. Республикада күпфатирлы йортларда яшәүче барлык гражданнар ЕРЦга түли башлаячак. Барлык УК, ТСЖ һәм ЖСКлар әлеге оешма белән килешү нигезендә эшләячәк. 
Яңа структураны төзү зарурлыгы халыкның түләүләрен һәркемгә ачык һәм төгәл итү максатында килеп туган. Бу хакта Әлмәт журналистлары белән очрашуда «ЕРЦ «Татэнергосбыт» ҖЧҖ директоры Марат Миннебаев хәбәр иткән. 
Республика ЕРЦсының 47 җирле үзәге булачак. Аларда бердәм клиентлар базасы һәм алар өчен яңа уңайлы сервис булдыру каралган.

"Җәяүлеләр кичүе" профилактика чарасы кысаларында Елхово урта мәктәбендә Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ ЮХИДИ ЮПХ куркынычсызлык саклау бүлегенең 3нче ротасы командиры урынбасары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Денис Салахов, "ЮХК" ДБУ территориаль идарәсе профилактика бүлеге начальнигы Лилия Рафигуллина 5-11 класс укучылары һәм укытучылары белән очрашу үткәрелде. Очрашу барышында юл хәрәкәтендә катнашучыларга җәяүлеләрнең бурычлары, шул исәптән, тәүлекнең караңгы вакытында торак пунктлардан ерак арада хәрәкәтләнгәндә, яктылыкны кайтару элементларын куллану кирәклеге турында искә төшерделәр.  

Референдумнарда 25657 сайлаучы катнашачак. 50 проценттан артык  тавыш җыелса, карар кабул ителгән,  дип саналачак.

Татарстанда һәм Әлмәттә ВИЧка тест үткәрү буенча Европа атналыгы старт ала. Акциянең төп максаты – үзләренең ВИЧ-статусын белүче кешеләрнең санын арттыру, ВИЧка тест ясауның зарурилыгы турында мәгълүмат җиткереп, ВИЧ-инфекцияне соңа калып белүчеләр санын кыскарту. Чаралар кысаларында әлмәтлеләр СПИД -Үзәктә  ВИЧ-инфекциягә бушлай, аноним тест үтә һәм белгечләр белән консультация ала алачаклар.

Гидрометүзәк хәбәр иткәнчә, иртәгә, 18 ноябрь көнне , аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән акрын һәм юеш кар булуы ихтимал.  Минимальная температура төнлә -1..-5,  максималь температура көндез  -1..+2º. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык. 19ы көнне минималь температура төнлә 0..-5º,  максималь температура көндез -2..+3º.

 

JuniorSkills стандарты буенча “Яшь профессионаллар” чемпионатының сайлап алу төбәк этабы тәмам. Хәбәр иткәнебезчә, кичә “Татарстан киләчәге көллияте”нә республиканың ун шәһәр һәм районыннан 60 тан артык укучы һәм балалар иҗаты үзәкләренә йөрүчеләр җыелган иде. Алар “мехатроника”, “электромонтаж”, “инженерлык дизайны” компетенцияләре буенча көч сынашты. Араларында әлмәтлеләр дә бар иде. 10, 16, 20 нче мәктәптә белем алучы үсмерләребез сынатмады. “Мехатроника” компетенциясендә Владимир Абрамов белән Дмитрий Долгов, “электромонтаж”да Ильяс Калашников һәм Ильяс Сәрвәров жиңүчеләр булып танылды. “Инжененрлык дизайны”нда кече яшьтәгеләр категориясендә Илнур Сибгатуллин һәм Рамил Газизов, зурлар арасында Вадим Петряев белән Даниль Салиев иң оста булуларын раслады. Алар хәзер Казанда февраль аенда узачак JuniorSkills стандарты буенча төбәк чемпионатында катнашачаклар.

15 ноябрьдән алып 5 декабрьгә кадәр "Матурлык дөньяны коткарачак: Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 30 иң сөйкемле хатын-кызы" бәйгесе уза. Әлмәтнең «ТР буенча ФПСның 11нче отряды» ФГКУдан бәйгедә 3нче номер астында (инстаграм @valereva ) ЦППС СПТ баш диспетчеры, эчке хезмәт лейтенанты Бабкина Юлия Валерий кызы һәм 17нче номер астында 65нче номерлы янгын-коткару часте диспетчеры Куприянова Юлия Олег кызы катнашалар. Әлмәттән катнашучылар өчен http://www.wday.ru сайтында тавыш бирергә була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International