ЯҢАЛЫКЛАР


2
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген 2018 елның "Алтын битлек"  театраль премиясе номинантлары игълан ителде. Әлмәт татар дәүләт драма театрының "Кибет" спектакле дүрт номинациядә билгеләп үтелде: кече форма спектакле, режиссер эше (Эдуард Шахов), иң яхшы хатын-кыз роле (Мәдинә Гайнуллина, Диләрә Ибәтуллина), драматург эше (Олжас Жанайдаров).

Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы тарафыннан 2017 елның гыйнвар-сентябрь айлары дәверендә Татарстан Республикасының шәһәр һәм муниципаль районнары социаль-икътисади үсешенең һәр ае рейтингы әзерләнгән.

"Авыл мәктәбе кысаларында укучыларның экологик тәрбиясе" семинары барышында Әлмәт районы укытучылары төрле чараларда катнашты. Семинарда экологик мәгърифәт мәсьәләләре каралды, экскурсия, мастер-класслар оештырылды.

1 ноябрьдә Казанда өлкән яшьтәгеләр арасында йөзү буенча республика ярышлары булды. Спорт бәйрәмендә мәртәбәле кунаклар: Россиянең Дәүләт Думасы депутатлары, хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитет әгъзалары да катнашты.

3 ноябрьдә аязучан болытлы һава торышы булыр дип көтелә. Урыны белән юеш кар. Төнлә кайбер районнарда көчле булмаган буран. Җил көнбатыштан. Һаваның минималь температурасы төнлә -1..-6º, көндез максималь температура -2..+2º тәшкил итә. Юлларда урыны белән бозлавык.

31 октябрь көнне  №1 «Бэлэкэч» балалар бакчасында узган семинар юл куркынычсызыгы буенча балаларда тормыш күнекмәләрен формалаштыруга багышланган иде.

«Нефтяник» командасына "Химик" белән уйнарга туры килде.Аннан алда дружиналарны бары 5 очко гына аерып тора иде. Воскресенск командасы ике уен азрак уйнаган.

Ноябрь аенда татарстанлылар өч көнлек ял көтә. Россия Хезмәт кодексының 112нче маддәсе нигезендә, 4 ноябрь - Халык бердәмлеге көне. Ул эшләми торган бәйрәм көне санала.

Ноябрь аеның икенче пәнҗешәмбесе Бөтендөнья сыйфат көне буларак билгеләп үтелә. Аны булдыру тәкъдиме белән БМОның эре халыкара оешмалары чыга. Беренче тапкыр бу бәйрәм 1989 елның 9 ноябрендә үткәрелә. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International