ЯҢАЛЫКЛАР


1
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген  1 ноябрь көнне, Воскресенскида «Химик» белән уеннан дүрт матчлы кунаклар сериясе старт ала. Алга таба әлмәтлеләр «Звезда»  командасы белән уйнаячаклар һәм аннан соң ике уенга Кытайга китәчәкләр.

Нәдер авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә шигырь сөючеләр өчен "Иҗат чишмәләре тынмасын" дип исемләнгән әдәби кичә оештырдылар. Анда ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Р.Төхвәтуллин, С.Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты, күп санлы китаплар һәм җырлар авторы, шагыйрә Клара Булатова да катнашты.

30 октябрьдә Чаллыда "Мәрхәмәтле Татарстан" балалар социаль проектларының II төбәк бәйгесе булып узды. Анда "Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге" 25нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 3а һәм 3г сыйныфлары укучылары актив катнашты. 

 2 ноябрь көнне  Татарстанда урыны белән җәяүле кыска вакытлы буран чыгарга һәм күз күреме начарланырга  мөмкин. Бозлавык, минималь температура төнлә һәм максималь көндез -2..+2º.

Чара сәламәтлек саклау идарәсе, ветераннар советы, "Ветеран" оешмасы тарафыннан оештырылды. Биредә өлкәннәр "Сәламәтлек саклык кенәгәсе" дә ачтылар.

Әлмәтлеләр белән очрашу узган сишәмбедә узды. Депутатка әлмәтлеләр җир һәм милек рәсмиләштерү, ТКХ һәм башка төр сораулар бирделәр.

Бүген Әлмәт стоматология поликлиникасы – республиканың иң яхшы сәламәтлек саклау учреждениеләренең берсе. Шәһәрнең үзе кебек үк чал тарихлы әлеге поликлиника хезмәткәрләре күпсанлы мәртәбәле кунаклардан, дәвалау-профилактика учреждениеләре баш табибларыннан Әлмәт драма театры сәхнәсендә тантаналы шартларда котлаулар кабул итте. Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Вера Головина бу медицина оешмасы тарихында булган әһәмиятле чорларны билгеләп узды. Республиканың атказанган табибы, ТР баш стоматологы урынбасары Юлия Никошина тарафыннан да стоматология поликлиникасы коллективына рәхмәт җиткерелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International