ЯҢАЛЫКЛАР


20
сентябрь, 2017 ел
чәршәмбе

2017 елның 29 сентябрь көнендә "Бердәм Россия" партиясе эгидасы астында Россия юристлары ассоциациясе тарафыннан игълан ителгән халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне уздырылачак.

9 нчы сыйныфның 125 чыгарылыш сыйныф укучылары 2017 елда “Татарстанның киләчәге колледжы” белем бирү проектына укуга алынган. 

Беренче курс студентларының тантаналы линейкасы бүген “Татарстанның киләчәге колледжы”  яңа уку-лаборатория комплексында узды. 

ТР Гидрометүзәк хәбәр иткәнчә, иртәгә, 21е көнне, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Явымсыз булачак. Минималь температура төнлә   +5..+10˚, максималь көндез  +11..+16˚.

 

Талпаннар активлыгының икенче дулкыны башланган. 

Әлмәт муниципаль районы "ҮКС" МБУ хезмәткәрләре берләштерелгән металлургия компаниясенең 25-еллыгын бәйрәм итү кысаларында үткән «Книгоград. Архитектура интеллекта» Бөтенроссия китап фестивалендә катнашты. Тематик мзйданнарда танылган язучылар белән очрашулар, шагыйри флешмоб, мастер-класслар, диктант, әдәбият буенча ачык лекцияләр һәм төрле викториналар узды.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты 2017 елның 2 октябренә билгеләнгән муниципаль милекне сату буенча электрон сатулар турында хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм Рус географик җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы региональ бүлекчәсе тарафыннан оештырылган “Туган як экологиясе” проектлар конкурсының беренче этабы тәмамланды. Катнашуга 100гә якын эш килде, алар арсында җиде иң яхшысы килеп катнашу этабында яклау өчен сайлап алынды. Финалистлар исемлегенә Казаннан, Зәйдән, Түбән Камадан, Әлмәт, Балтач, Мөслим һәм Кайбыч районнарыннан укучыларның эшләре керде.

«Нечкәбил-2017» конкурсының ярымфиналы 23 сентябрь көнне Казан шәһәренең «Корстон» күңел ачу һәм сәүдә үзәгендә узачак. Бу чарада үзләренең гаиләләре белән 45 хатын-кыз катнашачак. Катнашучылар рәтендә Әлмәттә яшәүче Маргарита Низамова да. 

"Яшел Фитнес" проектының җәйге сезоны ахырына якынлаша. Җәй дәвамында әлмәтлеләр даими рәвештә шәһәрнең биш мәйданчыгында спорт белән шөгыльләнделәр.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты 2017 елның 26 нчы сентябренә билгеләнгән 2 җир участогын арендага алу шартнамәләрен төзү хокукына аукцион сатулары турында хәбәр итә. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International