ЯҢАЛЫКЛАР


19
сентябрь, 2017 ел
сишәмбе

Бүген Яшьләр үзәгендә үткән семинарда Татарстанның 17 муниципаль районыннан җыелган дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе - ТРда баш дәүләт хезмәт инспекторы Евгений Костюшин, ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сария Сабурская, ТР профсоюзлар федерациясе рәисе урынбасары Марат Гафаров, район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов, Әлмәт шәһәре буенча Татарстан Республикасында дәүләт хезмәт инспекциясе бүлеге начальнигы Фидаил Хаернасов, предприятиелар җитәкчеләре, юридик, кадрлар һәм хезмәтне саклау хезмәтләре, бухгалтерия белгечләре, профсоюз оешмалары рәисләре катнашты. 

21 сентябрь көнне сәгать 9.00 Әлмәт шәһәре, Герцин урамы 86 "А" адресы буенча урнашкан Мәшьгульлек үзәгендә "Пенсионерлар, инвалидлар, шул исәптән барлык эш табарга теләүчеләр өчен вакансияләр ярминкәсе" узачак.

19 сентябрь көнен Россия Пенсия фонды Бердәм пенсион грамоталылык көне итеп игълан итте - бөтен ил буйлап мәктәп укучылары һәм махсус урта белем алу йортлары студентлары өчен пенсия белән тәэмин итү нигезләре буенча дәресләр үтте.

16 нчы сентябрь көнне Бавлыда музыкант-виртуоз, тальянист, "Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре" Закинур Шәймәрданов исемендәге  "Тальян моңы – көмеш моң-2017" дигән I нче Регионара фестиваль узды. 

Халыклар бердәмлеге көне алдыннан – 3 ноябрь көнне «Зур этнографик диктант» узачак. Әлеге чара мәдәни-агарту акциясе кебек уза.

23 сентябрь көнне Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге Әлмәт шәһәре паркында Профсоюзлар көнен билгеләп үтәчәкләр.

Әлмәт татар драма театрында бердәм мәдәният дәресе узды. Ул 5 нче гимназиянең башлангыч сыйныф укучылары өчен "Укучының мәдәни көндәлеге" республика проекты кысаларында үткәрелде. Бу проект 2014 елны мәдәният елында старт алды. Мәктәп укучыларына беренче сыйныф укучысы мәдәни көндәлекләрен тапшырдылар.

Бөек Ватан сугышы ветераны, Әлмәт районының Көлшәрип авылында туып-үскән Нагимулла Гараев 18 сентябрьда 101 яшен билгеләп үтте. 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International