ЯҢАЛЫКЛАР


11
сентябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Әлмәттә яңа асфальтбетон заводы ачылды. Әлмәт юллар идарәсе әлеге вакыйгага берничә ай әзерләнде. Җиһазлар Кытайда эшләнгән.

10 сентябрьдә Әлмәт муниципаль районында Әлмәт шәһәр Советы депутатларына кандидатларны өстәмә сайлаулар узды. Тавыш бирү дүрт сайлау участогын эченә алган интернациональ бер мандатлы сайлау округы буенча үтте.

Әлмәт территориаль сайлау комиссиясе урынбасары Татьяна Ершова тәкъдим иткән мәгълүматлар буенча шәһәрдә 12.00 сәгатькә сайлаучыларның 11, 87%ы тавыш бирде, 658 әлмәтле сайлау участокларына килде һәм кандидатлар өчен тавышларын бирде. 

Район буенча бү күрсәткеч 35,23% тәшкил итә. Югары активлыкны Яңа Никольский, Кичучат, Яңа Кәшер халкы күрсәтә. 

Әлмәт шәһәренең балалар һәм яшьләрне социаль-хокукый яклау үзәге хезмәткәрләре "Хокукыңны белсән – вазифаларың турында да онытма" дигән интерактив дәрес үткәрделәр. Бу чарада Әлмәт районының яшүсмерләр клубларында тәрбияләнүчеләр катнашты. 

 

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты 2017 елның 2 октябренә билгеләнгән муниципаль милекне сату буенча электрон сатулар турында хәбәр итә.

ӘМР башкарма комитеты кече һәм урта бизнес вәкилләрен 12 снетябрь көнне 10.00 сәгатьтә "ТР региональ лизинг компаниясе" АҖ директоры Шакиров Марат Рафаэль улы һәм ТР җитештерүче кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше үзәгенең (Казан шәһәре) җитәкчесе Кравцов Алексей Александр улы катнашуы белән "2017 елда Татарстан Республикасында кече һәм урта эшмәкәрлеккә финанс ярдәм күрсәтү" мәгълүмати-консультацион семинарга чакыра.

Эшлекле дүшәмбедә муниципаль сайлауларның башлангыч нәтиҗәләрен билгеләп үттеләр һәм Финанс-бюджет палатасы рәисе Шайдуллина Зөлфиянең 2017 елның 8 ае эчендә муниципаль районның консолидацияләнгән бюджетын үтәү турында мәгълүматы тыңланылды. 

15 сентябрь көнне Татарстанның мәдәният учреждениеларында бердәм мәдәният дәресе узачак, анда мәктәп укучыларына Беренче сыйныф укуысының мәдәни көндәлеген тапшырачаклар.

9 сентябрь көнне 49 авыл спартакиадасы кысаларында мини футбол буенча ярышларның зональ этабы узды.  

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты 2017 елның 26 нчы сентябренә билгеләнгән 2 җир участогын арендага алу шартнамәләрен төзү хокукына аукцион сатулары турында хәбәр итә. 

10 сентябрьдә Казанның "Крылья Советов"  паркында "Уз әле!" дигән балалар велогонкасы булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International