ЯҢАЛЫКЛАР


6
сентябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты 2017 елның 2 октябренә билгеләнгән муниципаль милекне сату буенча электрон сатулар турында хәбәр итә.

Балаларны яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен камилләштерүне максат итеп куеп, "РусРегионИнформ" ИА һәм "Россия икътисадый сәясәте" журналы редакциясе  http://career-inform.ru/ РФ субъектларында яшәүче балаларны укыту, төрле яклап үстерү һәм аларны эшкә урнаштыру буенча төп иҗтимагый лекторие формалаштыра.

ТР  Гидрометүзәк хәбәр иткәнчә,иртәгә, 7 сентябрь көнне,болытлы аязучан һава торышы көтелә. Җил 5-10 м/с, көндез 14 м/с.  Минималь температура төнлә +6..+10˚, максималь көндез +18..+22˚.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты 2017 елның 26 нчы сентябренә билгеләнгән 2 җир участогын арендага алу шартнамәләрен төзү хокукына аукцион сатулары турында хәбәр итә. 

«Ребёнок в мире прав» - «Бала хокук даирәсендә» республика видеороликлар бәйгесе беренче тапкыр 2014 елда Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил инициативасы буенча оештырыла. 

7 сентябрь көнне 15.00 сәгатьтә халыкны социаль яклау идарәсендә җиденче ел саен уза торган "Мин - Тылсымчы!" дигән гамәли сәнгать бәйгесенә йомгак ясалачак. 

11 сентябрьдә Әлмәттә студентлар арасында "Автосессия-2017"дигән осталык шәһәр бәйгесе узачак. 

56 ел бергә узган гомер - хөрмәткә һәм соклануга  лаек ел ул.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты коммерцияле булмаган оешмаларны 2017 елның 7 сентябрендә 14.00 сәгатьтә уза торган семинарга чакыра. Анда аларны социаль яктан мөһим проектларны тормышка ашыручы коммерцияле булмаган оешмаларга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия бирү өчен оештырылган бәйгегә гаризаларны тутырырга өйрәтәчәкләр.

2017 елның 7 сентябрендә Әлмәт муниципаль районында Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сабурская С.Х. тарафыннан гражданнарны күчмә кабул итү узачак. Кабул итү вакыты - 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр, Әлмәт шәһәре, Ленин урамы, 21 (Яшьләр үзәге) адресы буенча, 10 нчы кабинетта. 

Әлмәтлеләр алдан 8 (843) 236-41-80 телефоны буенча языла ала. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International