ЯҢАЛЫКЛАР


1
сентябрь, 2017 ел
җомга

Беренче кыңгырау бүген Әлмәт районының барлык мәктәпләрендә дә яңгырады. Беренче тапкыр парта артына якынча 2800 беренче сыйныф укучысы утырды. 

2 нче сентябрь көнне 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр "Татнефть Әлмәт марафоны" массакүләм җиңел атлетика буенча ярышлар оештырылу сәбәпле, шәһәрдә транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. 

Түбәндәге урамнарда транспорт хәрәкәте чикләнәчәк:

- Ленин урамы буенча Чехов исемендәге урамнан алып Төзүчеләр пр. боҗрасына кадәр;
- Төзүчеләр проспектында Шевченко урамыннан алып Бигаш урамы боҗрасына кадәр;
- М. Җәлил урамында Ленин урамыннан алып Лермонтов урамына кадәр;
-Лермонтов ур. М. Җәлил урамыннан алып Радищев урамына кадәр;
- Радищев урамы  буенча Лермонтов урамынан алып Ленин ур. кадәр;
- Чехов урамында Ленин урамыннан алып Белоглазова урамына кадәр;

- Шевченко урамы буенча Төзүчеләр проспектыннан алып Заслонова урамына кадәр;

- Заслонова урамы буенча Шевченко урамыннан алып Ленина урамына кадәр. 

Бүген бөтен дөньяда хак мөселманнар ислам динедәгеләр өчен иң олуг бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан бәйрәмен билгеләп үтәләр.Бу көнне Әлмәт районының һәм шәһәренең барлык мәчетләрендә мөселманнар гает намазына җыелдылар. Җәмигь мәчеттә Әлмәт районы һәм шәһәренең имам мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов вәгазь укыды.

Хөрмәтле мөселман әлмәтлеләр! Сезне көтеп алган изге Корбан бәйрәме белән котлыйм!

Мөселман дөньясының иң хөрмәтләнгән, изге Корбан гаете үзендә исламның югары әхлак идеалларын, күп халыкларның иң яхшы тарихи һәм мәдәни гореф-гадәтләрен үзендә чагылдыра. Изге эшлләр, корбан  чалу, мохтаҗларга ярдәм итү әлеге бәйрәмгә тирән мәгънә өсти. Чикләнмәгән игелек һәм ихлас ярдәм – бәйрәм нигезендә шушы ике сыйфат ята. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International