ЯҢАЛЫКЛАР


7
июль, 2017 ел
җомга

Татарстан Республикасында Дәүләт торак инспекциясе  һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2017 ел башыннан бирле төзелештә хезмәтне саклау өлкәсендә 824 тикшерү үткәрелгән. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан "Лукоморье" 29нчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр бүген Әлмәт халкы һәм кунакларына акчәчәкләрдән ясалган оригами бүләк иттеләр, аларның таҗларында олыларга чын күңелдән теләкләр язылган иде.  

Бүген 16 кешедән торган велосипедчылар группасы Әлмәткә килде. Монда алар өчен кунакчыл кабул иттеләр, хәзер алар шәһәрнең истәлекле урыннары белән танышалар.

Беренче тапкыр бәйрәмне оештыручылар Сабантуе тамашачылары һәм кунаклары арасында призлар уйнату уздырачаклар. Уйнатуда купонны тутырган һәр кеше катнаша алачак. Купоннарны мәйданга керү урынында таратачаклар.

Гражданнарның сораулары, шикаятьләре һәм тәкъдимнәре буенча Татарстанда "Халык контроле", ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының бердәм тәүлек буена эшли торган "кайнар линия" телефоны, шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында "Гражданнарның мөрәҗәгатьләре" бүлегендә интернет-кабул итү эшли.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты 2017 елның  3 нче августына билгеләнгән Әлмәт шәһәре территориясендә шәхси торак төзелеше өчен бүлеп бирелгән 3 җир участогын арендага алу шартнамәләрен төзү хокукына ачык сатулар аукцион сатулары турында хәбәр итә. 

2 июль көнендә Зәй муниципаль районында булган юл һәлакәтеннән соң Әлмәттәге «Татнефть» ГАҖ МСЧнә 6 кеше китерелде.

Шәһәр һәм районкүләм бәйрәм елдагыча мәйданда узачак. Программа бик кызыклы һәм мавыктыргыч. Елдагыча Әлмәт һәм ТР артислары чыгыш көтелә. Стәрлетамактан һәм Түбән Камадан да артистлар киләчәк. Аттракционнар һәм уен мәйданчыклары эшләячәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International