ЯҢАЛЫКЛАР


5
июль, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген, 5 июль көнне  Лаеш районы басуында "Бөтенроссия кыр көне-2017" агросәнәгать форум-күргәзмәсе ачылышы тантанасы булып узды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев, Кытай Халык Республикасының авыл хуҗалыгы министры Хань Чанфу, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстанның вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм башкалар катнаша.

7 июльдан алып 16 июльга кадәр Казан шәһәре спорт объектларында III Бөтенроссия пляж уеннары узачак. Уеннар 11 майданчыкта узачак. Алар  Су спорт төрләре сарае һәм Кремль яр буе урамында урнашачак. 

Бу көнне чаралар бик кызыклы булачак.Күнегүләр ясарга гаиләләр, дуслар белән килергә була.11:00-11:30 – бодрящая зарядка;

11:40-12:10 – функциональ тренинг;

12:20-12:50 – стретчинг.

 zelfi.ru/almetevsk/events/138 (+5 балл рейтингта катнашкан өчен)

 

8 июль көнне "Шәһәрнең мәдәни мохите" проекты чаралары 7 мәйданда узачак.

Әлмәт пляж волейболчылары Казаннан 5 призлы урын алып кайттылар. Барлыгы 12 урын иде. Пляж спорт төрләре Үзәге мәйданчыгында 1-2 июль көнне ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында пляж волейболы буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узды. 

«Йолдызлы десант» республика проекты программасы авыр тормыш шартларында тәрбияләнүче балалар өчен 2006 нчы елдан яшьләр һәм спорт эшләре буенча ТР министрлыгы тарафыннан тормышка ашырыла. Икенче ел рәттән "Жемчужина" Әлмәт торба заводы җәйге лагеры базасында "Йолдызлы десант"  палаткалы лагереның республика сменасы эшләп килә. Шушы көннәрдә 1 сменага Татарстанның 5 районыннан балалар җыелды. 

Әлеге проект балалар поликлиникасында тормышка ашырылачак. Шлеге уңайдан район башлыгы Айрат Хәйруллин поликлиниканың җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре белән очрашу-киңәшмә уздырды.

Лана Медвецкая – Россиянең популяр заманча рәссамнарның берсе. Ул 1976 елның 17 нче маенда профессиональ рәссамнар гаиләсендә туа. Ул гаилә традициясен дәвам итүче бишенче буын рәссамы. Лана үз тормышын сәнгать белән бәйләгән. 

2017 елның 04 июль көнне 10.00 сәгатьтә башкарма комитетның зур залында Әлмәт муниципаль районы Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы тарафыннан уздырылган атларны сату буенча ачык аукцион үтте.  

13 июльдән алып 27 июльгә кадәр  Әлмәттә Jump Energy командасы акробатлары сикерә торган ходулилар - джамперларда йөрү буенча мастер-класслар күрсәтәчәкләр. 

Проект "Татнефть" компаниясе инициативасы һәм ярдәме белән гамәлгә ашырыла. 

13 июльдә мастер-класста катнашучыларны сайлап алу чарасы узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International