ЯҢАЛЫКЛАР


3
июль, 2017 ел
дүшәмбе

"Татарстанның киләчәге колледжы" проекты кысаларында уку узган Әлмәт һөнәри көллиятенең 42 чыгарылыш укучысы, урта һөнәри белем турында дипломнар алды. Шуларның 20 "Алнас" заводына эшкә  чакырылган.

Санкт-Петербургтагы "Пэжо әфәнденең ил гизүче курчаклары" театры «Татнефть» компаниясе ярдәме белән Әлмәттә урам театрларын булдыру буенча проект кысаларында яңа мастер-класслар оештыра.

Бу ял көннәрендә шәһәрнең 5 мәйданында "Яшел Фитнес" социаль-спорт хәрәкәте чаралары үтте. Әлмәтлеләр физкультура көллиятендә, шәһәр паркында һәм пляжда, "Яшьлек" һәм "Шәмсинур" скверларында спорт белән шөгыльләнделәр. 

Яшьләр көнен бәйрәм иткәндә Әлмәт районының велосипед спортын яратучылары Казаннан килгән Бикмуллиннар велогаиләсе белән очраштылар.  Алар үзләренең велосәяхәт тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. 

 

30 июнь көнне Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында "Алтын каләм" республика фестивале җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Бүген Әлмәт шәһәренең башкарма комитетында кайгы уртаклашу сүзләре яңгырады. Биредә  Зәй районында булган зур юл һәлакәте корбаннарын искә алдылар. Бу куркыныч фаҗига күп санлы кешеләр гомерен алып китте. 

 

Хезмәт килешүе төземичә һәм хезмәт хакын рәсми рәвештә түләмәүче эш белән тәэмин итүчеләр турындагы мәгълүматне биредәге "кайнар линия" номеры  буенча хәбәр итәргә мөмкин: 8(8553) 45-50-09 яки "Халык контроле" хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә була.

2 июльдә Кукмарада "Зилант" Кукмара клубы һәм  “Девон" Әлмәт клубы арасында ярышлар узды.  

2017 елның 4 июленнән 13 июленә кадәр Татарстан Республикасының берничә муниципаль районында хезмәт законнарын бозуны кисәтү максаты белән Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе һәм кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан берләштерелгән гражданнарны кабул итү үтәчәк. 

Бүген әлеге службага 81 ел тула.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International