ЯҢАЛЫКЛАР


17
май, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген әлмәтлеләр зур вакыйгада катншатылар. Шәһәр тарихында беренче тапкыр экология елы кысаларында, шәһәр һәм район җитәкчелеге инициативасы белән шәһәр пляжы территориясендә җиләк-җимеш бакчасы булдырылды. 

 

Бу чара Тәтеш шәһәренең "Барс" спорткомплексында узды. Фестивальнең максаты - балалар техник иҗатын үстерүдә ярдәм итү. 

Конкурс мәйданчыкларында  мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима да булды.  Конкурста Татарстан Республикасының 45 район  вәкиле катнашты. Барлыгы биш йөзләп кеше. 

20 май көнне 10:00 сәгатьтә   Әлмәт шәһ"Нефтьче" мәдәният сарае мәйданында ит һәм натураль продуктлар фестивале узачак. 

Балаларны җәбер-золымнан яклау Милли фондының инициативасы буенча Россия Федерациясендә сигезенче тапкыр 17 май  көнне Халыкара балалар ышаныч телефоны көне билгеләп үтелә. 

19 май көнне Әлмәттә "Эшкә велосипедта!" дип исемләнгән акция узачак. Бу көнне әлмәтлеләр велосипед белән куллануның уңай ягын һәм нәтиҗәлелеген  бәяли алачаклар. 

"ALMET BUSINESS RUN 2017" беренче эшмәкәрләр хәйрия йөгерешенә теркәү старты игълан ителде. Бу чара Россия эшмәкәрлеге көне кысаларында үткәрелә.  

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International