ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

25 нче апрель көнне ата-аналарны искә алу көне уңаеннан, Әлмәт халкын №5 һәм №7 нче зиратларга  ташу башкарылачак. Автобус "РТС" остановкасыннан сәгать 8.00 да китәчәк. 

Шимбә көнне, 22 апрельдә, "Чуваш дәүләт И. Н. Ульянов университетының" медицина факультеты базасында чыгарылыш курс студентлары, клиник ординаторлар катнашында "Вакансияләр ярминкәсе" узды. Бу чара студентларны Чуваш һәм Татарстан Республикалары медицина оешмаларына  эшкә урнаштыру максаты белән үткәрелде. 

21 апрель көнне Әлмәт шәһәре 5нче гимназиянең өлкән сыйныф укучылары "Гаилә нигезе" курсы кысаларында ГХАТ Идарәсендә кунакта булып кайттылар. 

Әлмәттә  “School theatre”бәйгесенең муниципаль  этабы узды.

Әлмәт районында дәвам авыл җирлекләре  арасында  концертлар дәвам итә. Алар 29 нчы мартта старт алды. Планга кертелгән 87 конөерттан 44 конөерт программасы узды. 

24 апрельдә «Татарстан-24» каналына «Әлмәт ТВ» да кушылды. Әлеге уңайдан «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин, район башлыгы Айрат Хәйруллин катнашында республика каналын Әлмәттә тәкъдир иттеләр. 

 

21 нче апрель көнне 12 нче санлы мәктәптә әтиләр Советы конференциясе узды. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды: хокукый яктан ата-аналар гыйлем бирү, "Иң дус класс" конкурсының нәтиҗәләре, Яр Чаллы әтиләр Советының тәҗрибәсе һ.б.

25 нче апрель көнне 10.00 сәгатьтә онлайн-касса белән куллануга багышланган бушлай вебинар узаччак.

 

Экологик икеайлык үткәрү,узган гомумшәһәр өмәсенең нәтиҗәләре, янгын чорында куркынычсызлык чаралары – эшлекле дүшәмбенең төп темалары. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International