ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Әлмәттә Мәскәү янындагы сугышның 75 еллыгына багышланган чаралар узды. Шул чарага багышлап "Мәңгелек ут" мемориал һәйкале янына чәчәкләр куелды. 

Әлмәт туган якны өйрәнү музее һәм аның филиаллары хезмәткәрләре республика фәнни-гамәли семинарда катнаштылар. Семнарның темасы - "Татарстан музейлары эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре: музей һәм хәрби-патриотик тәрбия бирү". Бу чара Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгында узды.

17-25 апрель көнне Әлмәт муниципаль районында "Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы” дип исемләнгән Бөтенроссия акциясе уздырыла.  Акциянең беренче көне "Ветераннар янәшә яши" шигаре астында старт алды.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты "соры" хезмәт базары һәм хезмәт хакы буенча бурыч мәсьәләләре турында Татарстан Республикасының дәүләт хезмәтләре сайтындагы "Халык контроле"системасына яки "кайнар линия" телефоны буенча 8(8553)45-50-09 хәбәр итү турында халыкка җиткерә.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International