ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген ГАҖ "Татнефть" автотранспорт предприятиесе базасында мобилизация биремнәре булган оешмалар һәм предприятиеләр җитәкчеләре катнашында  күрсәтмә чаралар узды. Һава торышы начар торуга карамастан,  мобилизацияләү тикшерү барыбер узды. Чарада район башлыгы Айрат Хайруллин да катнашты. 

Әлмәт мөхтәсибәте хоккей командасы "ТНА - балаларга" дип исемләнгән хәйрия турнирында почетлы өченче урын яулады. 

Бүген инде ярышларга әзерлек бара. Физик культура спорт һәм туризм буенча идарә начальнигы Искәндәр Сәмигуллин искәрткәнчә, нефтьчеләр башкаласына илнең төрле почмакларыннан триатлонның дуатлон дисциплинасын үз итүчеләр җыелачак. Мондый кубокның калабызда әле беренче тапкыр гына уздырылуы. Тантаналы ачылыш, ярышлар 13 майга билгеләнгән. 

Әлмәт шәһәренең балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәгенең "Бобрята" КВН командасы "Балалар КВН"ы телевизион проекты финалында катнашты. Уен 16 нчы апрельдә Мәскәүнең "Планета КВН" үзәгендә узды. 

Башкарма комитет авыл җирлекләре социаль инфраструктурасы үсеше буенча бүлек җитәкчесе вакантлы урынына  18 апрельдән бәйге игълан итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International